• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

I Республикакүләм балар хор коллективлары конкурсы

Опубликовано: 14.10.2013

Быелгы уку елында шәһәр, район, авыл мәктәпләрендә хор коллективларын барлау, аларның эшчәнлеген яхшырту, популярлаштыру  максатыннан,I Республикакүләм балалар хор коллективлары конкурсы игълан ителде. Әлеге конкурс кысаларында коллективлар беренче тур өчен DVD дискка яздырылган видеоматериал җибәрелергә тиеш иде. Шул видеоязмалар буенча икенче турга сайлап алулар үтте.

Саба районы мәктәпләреннән Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбендәге Маметова Марина Равилевна җитәкләгән балалар хор коллективы Республикакүләм конкурста катнашу хокукы алды. Укучыларыбыз беренче турны уңышлы гына  үтеп, Казанда узачак икенче турга чакыру алдылар.  13 октябрь  көнне,  Казанга юл тоттык. Музыка мәктәпләре арасында югалып калсак та, максатыбыз башкаларны күрү, өйрәнү ,тәҗрибә уртаклашу иде. Барлыгы 36 коллектив катнашты. Барысы да диярлек Балалар музыка мәктәбеннән килгән тәҗрибәле коллективлар, я булмаса, мәктәптә музыка махсус тирәнтен өйрәнелә. Шәһәрләрдән килеп, яхшы костюмнар кигән башка коллективлар безнең укучыларыбызны куркытмады. Алар бик яхшы чыгыш ясадылар. Солистларыбызны һәм берничә укучыны аерым сайлап алып, яңадан да тыңлап карадылар. ТР Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе М.Ә.Мөдәрисова безнең “Хыял” балалар хоры коллективының чыгышын бик югары бәяләде. Гади авыл мәктәбендә шундый коллектив булуы шаккаттырды аларны.

Ә безнең укучылар исә, зур иҗат ялкыны һәм өметләр белән кайттылар.



К списку новостей