• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль укыту гамәлләрен формалаштыру” дигән темага семинар-киңәшмә

Опубликовано: 11.10.2013

11нче октябрь көнне ТР Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре җитәкчелегендә Саба муниципаль районы Саба гимназиясе базасында башлангыч һәм татар теле укытучылары өчен республика күләмендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль укыту гамәлләрен формалаштыру” дигән темага семинар-киңәшмә уздырылды. Семинарда күрше районнардан да укытучылар катнашты. Әлеге чара "Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Миргалимов Илдар Флүс улының чыгышы белән башланып китте."Гаилә һәм мәктәп” басмасы татар телендә, иҗтимагый юнәлештәге төсле басма, ул 2013 нче елның августыннан «Мәгърифәт» газетасы урынына чыга башлады. Семинар кысаларында Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Халилова Мөршидә Сәүбәновна, Газиянова Рәфига Мөхәммәтовна; башлангыч сыйныф укытучылары Шарифуллина Гөлнара Тимерхановна, Заһидуллина Энҗе Рәфиковналар яңа стандартларга нигезләнгән ачык дәресләр күрсәтте.Дәресләр уңышлы узды, килгән кунаклар укытучылар һәм укучыларның эшеннән бик канәгать калды. Киңәшмә барышында ТР Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре Сәгъдиева Илсөя Тәлгатовна һәм Хадиева Гөлнара Василовналарның чыгышлары тыңланды. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.



К списку новостей