МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Татар теленнән X халыкара олимпиада
Опубликовано: 25.04.202325нче апрель көнне Казан шәһәрендә татар теленнән X халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы булып узды. Бәйгенең төп максаты - татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Олимпиадага республика этабында призлы урыннар яулаган укучылар, онлайн тест үтеп, сайлап алынды. Чара кысаларында олимпиадада катнашучылар 22 нче апрель көнне К.Тинчурин театрында “Нәзер” спектаклен тамаша кылдылар, “Минтимер һәм аның дуслары” фильмын карадылар. 24 нче апрельдә Казан шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар, татарча дискотекада катнаштылар. Олимпиадада укучылар ике турда көч сынашты. Башта теоретик биремнәрне үтәделәр, аннары “Юнеско — милләт сагында” темасына проект эшләре якладылар. Әлеге бәйгедә Саба районнан республика этабында призлы урыннар яулаган 19 укучы катнашты (Сәләтле балалар мәктәбе, Саба гимназиясе, Саба урта мәктәбе, Шәмәрдән лицее, Тимершык, Эзмә, Шекше һәм Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучылары). 2 укучы җиңүче, 8 укучы призлы урын алуга иреште. Тимершык урта мәктәбеннән Хаҗиева Айлия (укытучысы Гарифуллина И.И.) һәм Эзмә урта мәктәбеннән Мәрдәнова Азалия (укытучысы Һадиева Г.Ә.) – җиүңчеләр. Сәләтле балалар мәктәбеннән Хурамшина Фәридә, Кәримуллина Айсылу, Гайзуллина Дилә (укытучылары Шәмсетдинова Л.Т.), Шәмәрдән лицее “Үсеш”тән Нурмиева Илвина, Рахимуллина Ләйлә, Шафигуллина Нәринә (укытучылары Мулласалихова Г.Г.), Шекше төп мәктәбеннән Гибадуллина Камилә (укытучысы Зәйнәгыева З.Ф.) һәм Саба гимназиясеннән Хәбибуллина Динә (укытучысы Газиянова Р.М.) призлы урыннарга ия булдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
К списку новостей