МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Балалар иҗат үзәге "Тургай" балалар приютында
Опубликовано: 19.09.201319 нчы сентябрь көнне Иске Икшермә авылында урнашкан "Тургай" балалар приютында "Жить, творить в согласии мира” дип аталган проект астында очрашу булып узды. Балалар иҗат үзәгенең укытучылары һәм укучылары әлеге чарада актив катнашты. Аубакиров Фәрид Мәҗит улы укучысы – Гусамова Ләйсән, Касыймова Эльмира Кеняшевна укучысы – Вильданова Динә, педагог-оештыручы – Халиев Айнур Рафик улы, Сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы – Минһаҗева Гөлия Шамил кызы, шулай ук әлеге мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы – Насыйбуллина Миләүшә Гайфулла кызы, Олы Арташ урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары – Вәлиева Алсу, Закирова Ләйлә матур чыгышлары белән очрашу кичәсен ямьләндерделәр. Ә соңыннан Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Касыймова Эльмира Кеняшевна балаларга рәсем ясау буенча мастер-класс уздырды! Балаларның үзләре ясаган рәсемнәр белән фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә булды. Әлеге матур кичә балаларга бик тә ошады!
К списку новостей











