• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне

Опубликовано: 16.09.2013

Әлеге бәйрәм быел ял көненә туры килү сәбәпле, ул мәктәпләрдә 14, 16, 17 нче сентябрь көннәрендә билгеләп үтеләчәк. Гадәттәгечә, бу көнне мәктәпләрдә иртәдән үк бәйрәм рухы сизелеп тора. Варислар бүлмәсеннән талгын гына варисларның яраткан көйләре агыла. Кызыллы-зәңгәрле галстуклар дулкыны заллар буйлап агыла. Эзтабарларга Татарстан, варисларга Россия галстуклары тантаналы рәвештә тактырыла.Бу чараның максаты: укучыларны  эзтабарлар һәм варислар  сафына кабул итү, аларны намуслы, кыю, тырыш булырга, законнарны белергә һәм һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү булып тора. 15 сентябрь – Татарстан варислар  берлегенең туган көне уңаеннан "Саба дулкыннары” радиосында әзерләнгән тапшыруда Район балалар думасы активистлары Саба гимназиясеннән- Алинә Хабибрахманова, Юлбат урта мәктәбеннән- Резеда Рахимуллина, Балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Вафина Эльвира Рәис кызы чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире балалар оешмаларының эшчәнлеге, максатлары, алда торган бурычлары белән таныштырса, активистлар үзләре белем ала торган уку урыннарындагы оешма эшчәнлеге, Район балалар думасының эшчәнлеге, җәйге ялларының файдалы үтүләре белән уртаклаштылар. Алдагы уку елында барлык укытучыларга, укучыларга белем өлкәсендә, иҗатта зурдан- зур уңышлар, алга куйган максатларны төгәл үтәп, район һәм республика күләмендә үткәрелүче чараларда актив катнашырга язсын.



К списку новостей