• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Әбрар Кәримуллин исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция

Опубликовано: 23.03.2023

23нче март көнне  Саба гимназиясе базасында   күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесe, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Кәримуллинның бай мирасын өйрәнү, саклау максатыннан, укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.  Әлеге  конференция республика  күләмендә 2012нче елдан башлап  уздырыла.  2013нче елдан ике елга бер тапкыр уза. Аңарчы озак еллар Саба гимназиясе базасында район күләмендә үткәрелеп килде.  Конференция кысаларында икенче турга узган йөздән артык  эш тыңланды. Алар “Әбрар Кәримуллинның мәдәни мирасы”, “Татар филологиясе”, “Инглиз теле”,  “Рус теле һәм әдәбияты” һәм “Тарих” секцияләрендә чыгыш ясадылар. Эшләрне бәяләүдә Казан федераль университеты галимнәре Нурмөхәммәтова Раушания Сәгадәтҗановна,   Чупрякова Ольга Анатольевна, Коноплева Наталья Вячеславовналар, шулай ук, Саба районы мәгариф идарәсе методистлары һәм районыбызның югары категорияле укытучылары катнашты.



К списку новостей