• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Яшь иҗат әһелләре белән очрашу

Опубликовано: 26.04.2011

 

25 нче апрель көнне районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче укучылары, татар теле һәм әдәбияты, җыр укытучылары әдәбиятыбыз күгендә кабынып килүче яшь иҗат әһелләре белән очрашты. Бөек Тукаебызның юбилей елы – Тукай елы уңаеннан оештырылган әлеге очрашу, чын мәгънәсендә, шигърият бәйрәме булды. Очрашуга килгән Ленар Шәех - шагыйрь, Татарстан җурналистлар берлеге, Россия җурналистлар берлеге, Халыкара Җурналистлар Ассоциациясе – IFJ, Халыкара ПЕН- клубының Татар ПЕН- үзәге әгъзәсе; Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире. Фәнил Гыйләҗев - "Иделем Акчарлагы – 2010” яшь татар язучылары конкурсының поэзия буенча Гран- при иясе, "Шигъри Сабантуй - 2010” Идел - Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесендә 2 урын алган, журналистика өлкәсендә дә үз урынын табарга теләп "Шәһри Казан” редакциясендә хәбәрче булып эшләүче, һәрчак шат күңелле, көләч йөзле яшь шагыйрь. Рамиль Канипов - яшь композитор, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән "Аңлар идең” җырының авторы.
    Завод – Нырты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рушания Халиловна алып барган кичә шул мәктәп укучыларының чыгышлары, шулай ук Явлаштау, Юлбат, Олы Шыңар урта мәктәпләре һәм Сабабаш төп мәктәбе укучылары башкарган җыр, бию, шигырьләр, Саба 2 нче номерлы урта мәктәбе әзерләгән күргәзмә белән ямьләнде. Олы Шыңар урта мәктәбеннән үзешчән композиторыбыз Галимов Фәннүр Әхсән улының Ленар Шәех сүзләренә язылган җырын тәкъдим итүе бик тә ошады кунакларга. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, авторларның үзләре башкаруында әсәрләр тыңладылар.
   Истәлекле очрашу "Милләтебез горурлана, сездәй уллары белән, сүз бирәбез киләчәктә, без калышмаска сездән, ”- дигән шигъри теләкләр белән, күтәренке рухта тәмамланды.


К списку новостей