МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Ачык ишекләр көне
Опубликовано: 24.04.2011Агымдагы елның 22 апреленда Саба гимназиясе базасында ТДГПУ көне үткәрелде. Әлеге очрашу Саба муниципаль районы һәм Татар дәүләт гуманитар – педагогика университеты арасында төзелгән килешү нигезендә уздырылды. Килешүгә 2009 елнын июнендә нигез салынып ике ел дәвамында әлеге югары уку йорты белән хезмәттәшлек эшләре алып барыла; район, республика олимпиадаларына әзерлек, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләр ВУЗ галимнәре катнашыннан башка узмый. Гимназия базасында үткәрелгән чарада да барлык факультет деканнары, галимнәр катнашты. Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү максатыннан алар өчен 6 фәннән консультацион дәресләр оештырылды. Шулай ук укучылар университет факультетлары турында тулы мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Ахырдан мәктәп җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар өчен түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.
К списку новостей











