• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Татар теленнән IX халыкара олимпиада

Опубликовано: 20.04.2022

20 нче апрель көнне Казан шәһәрендә татар теленнән IX халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы булып узды.  Бәйгенең төп максаты - татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.  Олимпиаданың икенче турында Саба районнан республика этабында призлы урыннар яулаган 21 укучы катнашты (Сәләтле балалар мәктәбе, Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Тимершык, Эзмә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучылары). Чара кысаларында  олимпиадада катнашучылар 17нче апрель көнне К.Тинчурин театрында “Син бит минем бер генәм”, 18нче апрель көнне  Г.Камал академия театрында "Мәхәббәт FM" спектаклен тамаша кылдылар.  “Авторучка” фильмын карадылар.  19нчы апрельдә Казан шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар, татарча дискотекада катнаштылар. Олимпиадада укучылар ике турда көч сынашты. Башта теоретик биремнәрне үтәделәр, аннары “Минем шәҗәрәм” темасына проект эшләре якладылар.  Әлеге бәйгедә Саба районы укучылары 8 призлы урын алуга иреште. Сәләтле балалар мәктәбеннән Хурамшина Фәридә белән Хисамиева Азалия- җиүңчеләр (укытучылары Шәмсетдинова Л.Т., Галимҗанова С.В.). Эзмә урта мәктәбеннән Мифтахова Азалия, Мәрдәнова Азалия (укытучылары Һадиева Г.Ә.), Тимершык урта мәктәбеннән Хазиева Айлия (укытучысы Гарифуллина И.И.), Икшермә кадет мәктәп-интернатыннан Фархуллина Язилә (укытучысы Гарәфиева М.И.), Сәләтле балалар мәктәбеннән Галиуллина Ясминә һәм Галиакберова Гөлнара (укытучылары Галимҗанова С.В.) призлы урыннарга ия булдылар.
   Олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы барышында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә призлы урын алган укучыларны да котладылар. “Илһам”  бәйгесендә Саба районыннан  ике укучы лауреат исеменә  лаек булды: Тимершык урта мәктәбеннән Хазиева Айлия (укытучысы Гарифуллина И.И.) һәм Сәләтле балалар мәктәбеннән Хисамиева Азалия (укытучысы Галимҗанова С.В.).
    Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр телибез



К списку новостей