МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Иске Икшермә авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай"да “Кадет” сменасы үз эшен тәмамлады
Опубликовано: 25.06.201323 июнь көнне Иске Икшермә авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай"да “Кадет” сменасы үз эшен тәмамлады. Быелгы җәйдә дә анда районыбызның кадет интернат - мәктәбеннән 60 кадет ял итте. Алар белән хәрби юнәлештә чаралар, ярышлар, өйрәнүләр оештырылды. Төрле урыннарга экскурсиягә бардылар: Свияжск музей-тыюлыгы, Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, “Нарат” боз сарае, бассейн, Яңа Кырлайда урнашкан Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы. 23 июнь көнне лагерьны ябу тантанасы булды. Тантананы мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы кадетларга теләк – тәкъдимнәрен җиткереп ачып җибәрде. Бәйрәмдә шулай ук “Кояшкай” лагере җитәкчесе Петров Александр Владимирович, Саба кадет – интернат мәктәбе директоры Гайнуллин Илнар Шамилевич, район балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Гөлнар Ильдаровна, әти – әниләр дә катнашты. Кадетлар һәм Гайнуллина Дилбәр Шамилевна җитәкчелегендәге әйдаманнар әзерләгән җыр – биюләр белән тантана тагын да ямьләнде. Киләсе уку елына кадәр кадетлар “Кояшкай” белән саубуллаштылар.
К списку новостей











