• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Җәйге ялга – җылы якка

Опубликовано: 21.06.2013

Иҗат, сәнгать һәм спорт буенча уңышларга ирешкән һәм балалар хәрәкәте, балалар думасының актив әгъзалары булган өчен безнең район укучылары өчен Кырым өлкәсенә берничә путевка бүленде. 
Саба гимназиясеннән 7нче сыйныфны тәмамлаган Саттарова Гөлназ "Чайка” дип аталган балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена ял итәргә китте. Лагерьда ял итү - сәнгать юнәлешендә талантлы балалар өчен республикакүләм җәйге профиль сменасы буларак оештырыла. Гөлназ анда 19нчы июньнән башлап 9нчы июльгә кадәр ял итәчәк. Әлеге лагерь Украина Республикасы, Кырым өлкәсе, Евпатория шәһәрендә урнашкан. 
Шулай ук балалар хәрәкәте, балалар думасының актив әгъзалары булган өчен Түбән Шытсу урта мәктәбе укучылары Салихова Илзирә, Шәвәлиева Илүзәләр 5нче июльдән 27нче июльгә кадәр "Кипарис” дип аталган балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена барачак. Бу смена талантлы балалар өчен республикакүләм социаль проектлау һәм эшмәкәрлек буенча "Страна Бинилект 2013” юнәлеше буларак оеша. Әлеге лагерь Украина Республикасы, Кырым өлкәсе, Алушта шәһәрендә урнашкан. 
Ә менә спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән Завод Нырты урта мәктәбе укучылары Зарипов Илфат, Хазиева Язгөл, Шигабиев Ильяс, Валиева Гөлгенә, Килдебәктән Хилалутдинова Гүзәл 10 июльдән 2 августка кадәр Краснодар өлкәсе Анапа районының "Бәхетле балачак” лагеренда ял итәчәкләр. 
Ял итү программасына спорт-савыктыру чаралары, төрле бәйгеләр, мастер-класс, тренинглар, экскурсияләр, өлкәнең истәлекле урыннарына һәм музейларга сәяхәтләр кергән.



К списку новостей