• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

1 июнь – Балаларны яклау көне

Опубликовано: 01.06.2013

1 июнь балаларны яклау көне район балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәм булды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Балалар иҗат үзәгенең актлар залында төрле конкурсларда җиңгән балаларны һәм коллективларны тәбрикләү тантанасы үткәрелде. Кичәне, барлык балаларны һәм әти – әниләрне бәйрәм белән котлап, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Л.Р. ачып җибәрде. Бәйрәмнең беренче өлешендә 23, 24 май көннәрендә булып үткән "Олимпиягә безнең сәлам!” сәламәтлек театры конкурсына нәтиҗә ясалып, әлеге конкурста җиңгән коллективлар бүләкләнде. Шулай ук балалар арасыннан үзләренең рольләрен иң оста башкарган нәни артистлар да сәхнә түренә чакырылып тәбрикләнде. Конкурс нәтиҗәләрен түбәндәгечә булды: 
ГРАН-ПРИ – Саба №1 "Шатлык” балалар бакчасы коллективы; 
1 урын – Саба №2 "Әллүки” һәм Саба №5 "Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы; 2 урын – Шәмәрдән "Салават күпере” балалар бакчасы коллективы; 
3 урын – Олы Шыңар "Әллүки” һәм Шекше "Акчарлак” балалар бакчасы коллективлары. 

"Иң оста роль башкаручы кызлар: Сафина Лиана (Саба №5 "Бәләкәч”), Гасимуллина Әдилә (Ике Басу Арташ балалар бакчасы), Гыйбадуллина Камилә (Шекше "Акчарлак” балалар бакчасы) 
"Иң оста роль башкаручы малайлар: Хайбриев Илъяр (Саба №5 "Бәләкәч” балалар бакчасы), Маркелов Ранэль (Шәмәрдән "Салават күпере” балалар бакчасы), Әмиров Камил (Шекше "Акчарлак” балалар бакчасы) 

Кичәнең икенче өлешендә "Куркынычсыз юллар – балаларга!” район конкурсына йомгак ясалды һәм әлеге конкуста актив катнашкан һәм җиңү яулаган балаларга бүләкләр тапшырылды. 
Бәйрәм тамашасы җиңүче коллективларның чыгышлары белән үрелеп барды.



К списку новостей