МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Яңа 2022 ел белән котлыйбыз!
Опубликовано: 30.12.2021Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче
Яңа 2022 ел белән котлыйбыз!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак. Күңелләрдә әле узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...
Ирешкән уңышларыбыз - уртак хезмәт нәтиҗәләре. Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләр киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән 2022 ел белән котлыйбыз. Бу ел барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булып, сабыйларыбыз дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Яңа ел яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте алып килсен. Шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп булсын.
Бәйрәм белән Сезне! Яңа ел белән!
Саба районы мәгариф идарәсе
К списку новостей