МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары
Опубликовано: 20.02.202119 февраль көнне Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында, тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х. 5-7 яшьлек балалар белән “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде.Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Гумерова Л.М.чыгыш ясады. Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Багутова Н.М. “Күңелле атна” дидактик уены, Мичән “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Загидуллина А.Ф. ИКТ технологияләре кулланып эшләнгән уеннар тәкъдим итте.
К списку новостей