• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

“Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу

Опубликовано: 08.02.2021

5нче февраль көнне «Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары Саба районы Шәмәрдән авылының «Салават күпере» балалар бакчасында, лицейда һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. Шәмәрдән лицеенда очрашу “Тарих эзләреннән” дип исемләнгән чара белән башланып китте. Әлеге чарада лицей укучылары кунакларга татар халкының бәйрәм-йолалары, гореф-гадәтләреннән күренешләр, уеннар күрсәттеләр. Халкыбызның милли ризыклары һәм чәй белән сыйладылар.

Очрашуның икенче өлеше лицей китапханәсендә “Әдәби кафе” исеме астында узды. Театральләштерелгән чара аша “Көмеш кыңгырау”ның нәни укучылары газетаның тарихы белән таныштылар. Үзләре дә матур шигырьләр сөйләп, биеп һәм җырлап күрсәттеләр. Ә газетаның бүгенге көн яшәеше белән хөрмәтле кунакларыбыз “Көмеш кыңгырау”ның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова белән аның урынбасары Лилия Фәттахова үзләре таныштырдылар.

Очрашу кичәсе бик күңелле һәм җылы мөнәсәбәттә узды.



К списку новостей