• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

"Тукайга ияреп... үзеңчә" конкурсы

Опубликовано: 04.04.2011

 

1  апрель  көнне  Арчаның укучылар  сараенда  “Тукайга  ияреп ... үзеңчә” дигән республикакүләм иҗади конкурста  җиңгән  укучыларны  бүләкләү тантанасы  булып үтте. Конкурста 18 районнан 320 укучы катнашкан. Әлеге тантанага безнең  районнан  6 укучы чакырылган иде. Юлбат урта мәктәбеннән 6 нчы сыйныф  укучысы Кәримова  Гүзәл  2 номинациядә уңышлы  чыгыш  ясады.  “Мәсәл – басня”  номинациясендә I  урынга, “Пародия”  номинациясендә  III  урынга  лаек  булды.  Шул ук мәктәпнең 9 нчы сыйныф  укучысы Халиков  Мөнир   “Афоризмнар”  номинациясендә, Сабабаш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мөхәрләмов Рәзил “Кызыклы шигырь” номинациясендә, Явлаштау урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Фәхретдинов Рөстәм  “Әдәби пародия” номинациясендә, Мичән урта мәктәбенең  3 нче сыйныф укучысы Низамова Алия “Афоризм” номинациясендә  III  урын , Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы  Шәехов Нурдил “Карикатура” номинациясендә  I  урын яулады. Аларга  “Габдулла   Тукайның  125  еллыгы  уңаеннан  “Сабантуй”  газетасы  һәм  Арча    укучылар сарае  үткәргән  иҗади конкурста җиңгән  өчен  диплом  һәм  истәлекле   бүләкләр  тапшырылды. Укучыларны  һәм  укытучыларны  уңышлары  белән  чын    күңелдән  котлыйбыз! Алга  таба  да  иҗади  уңышлар  телибез!



К списку новостей