МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Сәнгать циклы укытучыларының район семинары
Опубликовано: 14.03.2011
11 нче март көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Укытучының эш системасында информацион технологияләр” темасы буенча сәнгать циклы (җыр, рәсем) укытучылары өчен район семинары үткәрелде. Семинар Ш.З.Зиннуров музее белән танышудан башланды. Әлеге музей хакында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтханова Г.М. сөйләде. Беренче көн тәртибе буенча Гыйльметдинова Д.Г., 7 класста "Музыканың тәэсир итү көче” темасына, Әхмәтов А.Х. , 6 нчы класста "Портрет жанры. Сәнгатьтә хатын – кыз образы” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча "Иң сәнгати бала” бәйгесе дә әлеге семинарны тулыландырды. Семинар фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
К списку новостей











