МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсы
Опубликовано: 29.11.2012
Бүген, 26 нчы ноябрь көнне, Саба муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсы узды.
1-15 нче ноябрь көннәрендә конкурсның сайлап алу этабы узган иде. Татарстан республикасының төрле районнарынан 35 эш кабул ителде һәм каралды (Азнакай, Чистай, Мамадыш шәһәрләре, Саба, Мөслим, Әтнә, Биектау, Балык-бистәсе, Спас районнары). Конкурсның йомгаклау (финал) этабында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән 9 коллектив чыгыш ясады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче группа (1-4 нче сыйныфлар) арасыннан:
II урын - Саба районы "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Театр студиясе” коллективы (Р.Корбан "Куркуын җиңгән куян”)
2 нче группа (5-7 нче сыйныфлар) арасыннан:
I урын – Биектау районының "Тулпар” мәктәптән тыш эшләр муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе (Р.Шәриф "Тылсымлы төрән”)
I урын - Саба районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Яшьлек” коллективы (Т.Миңнуллин "О,кей Акбай”)
III урын – Саба районы "ш.т.п.Байлар Сабасы гимназиясе” (Ф.Яруллин "Ак яфрак”
III урын – Саба районы "Шәмәрдән лицее” (Т.Миңнуллин "Кайда хаклык, кайда дөреслек?”)
3 нче группа (8-11 нче сыйныфлар) арасыннан:
I урын – Әтнә муниципаль районы "Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе” (А.Гыйләҗев "Шомырт чәчәк атканда”)
II урын – Балык-бистәсе муниципаль районы "Котлы-Бөкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе”(Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр”)
II урын – Саба муниципаль районы "Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе”(Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр”)
Гран-при иясе – Саба районы "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Өмет йолдызы” коллективы (Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр”)
К списку новостей











