МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Районның тел - әдәбият укытучылары семинары
Опубликовано: 29.11.201223 ноябрь көнне Югары Симет урта мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар – киңәшмә үткәрелде. Семинар "Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында тарихи – мәдәни мирасның роле” темасы астында узды. Семинарда катнашучылар игътибарына 9 сыйныфта әдәбият дәресе (укытучы- Дәүлиева Рәзифә Кыям кызы) һәм 6 сыйныфта татар теле дәресе (укытучы – Муллаянова Талия Тәлгат кызы) тәкъдим ителде. "Туган телдә данлап яшик туган җирне” дип исемләнгән чара да укытучыларда уңай тәэсир калдырды. Семинардан соң киңәшмә өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе, Юлбат урта мәктәбе укытучысы Д.Г.Галимуллина электив курсларга һәм олимпиадаларга булган таләпләр белән таныштырды. Мәгълүмати – методик үзәк директоры В.А.Хабибрахманова алда торган бурычларга басым ясап семинар эшен йомгаклады.
К списку новостей











