• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Котлыйбыз!!!

Опубликовано: 23.11.2012

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге Дәүләт оешмасы 2000нче елдан бирле "Иделем Акчарлагы" яшь язучылар конкурсы оештыра. Биредә, 14 – 30 яшьләрдәге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар катнаша ала. 12-15 нче ноябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгендә бу бәйгенең йомгаклау өлеше үткәрелде, алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештырылды. Катнашучылар әсәрләреннән төзелгән җыентыклар таратылды. Бәйгенең III этабына үтеп җиңү яулаган яшь талантлар арасында безнең районнан да 5 укучы бар иде. Татарстанның иң яза торган яшьләре Саба районында икән. Шулай дип белдерде пресс-конференциядә конкурсның экспертлары. Килдебәк урта мәктәбеннән Сөмбел Вәлиева, Ләйлә Касыймова, Завод -Ныртыдан Илүсә Арикеева, Явлаштаудан Рузилә Мусина һәм Юлбат мәктәбеннән Гүзәл Кәримова "Республика күләмендә үткәрелгән XII "Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының йомгаклау турында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешкәне өчен” сертификатына ия булдылар. Ә Сөмбел Вәлиева "Балалар әдәбияты” номинациясендә "Кызыксындыру бүләге”нә лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз!



К списку новостей