• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Педагог-оештыручылар өчен район семинары

Опубликовано: 19.11.2012

 

15 нче ноябрь көнне Шәмәрдән лицеенда педагог-оештыручыларның  район семинары узды. Семинарның беренче өлешендә 4 нче сыйныф укучылары белән, Гильфанова Гөлшат Мөхәмәд кызы һәм Кәримова Албина Илфар кызы җитәкчелегендә, “Безнең балалар оешмасы” дип исемләнгән җыен (сбор) үткәрелде. Җыен тәмамланганнан  соң “Балалар иҗаты калейдоскобы” дип аталган концерт программасы тәкъдим ителде. Семинар Шәмәрдән лицее лидеры – Нургалеева Айгөлнең “Кем ул лидер? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дип аталган әңгәмә-утырышы белән дәвам итте.

Ә соңыннан, Шәмәрдән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Ләйсән Мәҗит кызы оештырган “Тимбилдинг” уены семинарга килгән һәр педагог-оештыручыга яңалык булды.

Семинарның йомгаклау өлешендә район балалар иҗат үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф.Гайнетдинова һәм бүлек мөдире Л.И. Шаһидуллина тарафыннан семинарга анализ ясалды, тәкъдимнәр әйтелде. Шулай ук төрле конкурсларга нәтиҗәләр ясалды. 



К списку новостей