• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Пешекчеләр өчен семинар

Опубликовано: 16.11.2012

2 ноябрь көнне Сатыш авылы "Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрендә эшләүче пешекчеләр өчен "Сыйфатлы туклану. СанПиН таләпләре” темасына семинар булып үтте. Семинарның беренче өлешендә бакча мөдире Сәрия Якуп кызы Мөхәммәтгалиева бакча эшчәнлеге белән таныштырды, әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Шәйхуллина Флера Хәмитовна, Исмәгыйлова Ләйлә Рафаэловна җитәкчелегендә "Туклану – сәламәтлекнең нигезе” темасына сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Семинарның икенче өлешендә 1 квартал менюына кертеләчәк үзгәрешләр турында фикер алышу үткәрелде, пешекчеләрнең фикер – тәкъдимнәре тыңланылды. Татарстан Республикасының Саба районы буенча кеше хокукларын һәм кулланучыларны яклау федераль хезмәтенең территориаль бүлеге баш белгече Гөлназ Раиф кызы Гарифуллина чыгыш ясады. Ул пешекчеләрне район балалар бакчаларында булып узган планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, күзәтелгән кимчелекләргә анализ ясады, әлеге өлкәдәге яңалыкларга тукталды, пешекчеләрнең сорауларына җавап бирде. Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Айгөл Шаһинур кызы Димөхәммәтова чыгыш ясады. Ул үз чыгышында пешекчеләр үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләренә тукталды,балаларның дөрес һәм сыйфатлы туклануының мөһимлегенә басым ясап, продукциянең СанПиН таләпләре нигезендә сакланырга һәм эшкәртелергә тиешлеген искәртте.



К списку новостей