МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
Башлангыч сыйныф укытучылары һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар.
Опубликовано: 25.02.201118 февраль көнне Икшермә урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, агымдагы уку елында 1 сыйныфларда укытучы һәм 2011-12 нче уку елында беренчеләрне укытачак мөгаллимнәр өчен "Дәресләрдә кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади фикерләү сәләтен активлаштыру методлары” темасы астында район семинары үткәрелде. Икенче буын Федераль дәүләт гомумбелем стандартларында мәктәпләрдә тиешле норматив документларны булдыру һәм тәртипләү, дәресләрне тиешле таләпләргә туры китереп үткәрү семинарның төп максаты итеп билгеләнгән иде. Семинарда дүрт класста (1 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән, укытучы - Арсланова Г.Ф.; 2 сыйныфта рус теленнән, укытучы - Мусина Р.Г.; 3 сыйныфта татар теленнән, укытучы – Гарифуллина З.З.; 4 сыйныфта әдәби укудан, укытучы – Хабибрахманова Р.В.) дәресләр каралды, аларга анализ ясалып уңай бәяләнде. 1 сыйныфта риторикадан дәрестән тыш шөгыль, 1-4 сыйныф укчылары тарафыннан әзерләнгән "Сәламәтлек театры” дип исемләнгән класстан тыш чара тэкъдим ителде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә стандартларга күчү процессында эшләнгән норматив документлар: төп укыту программасы, приказлар, договорлар, уку, дәрестән-тыш эшчәнлек планнары һ.б. каралды, эшләнү тәртибе өйрәнелде. Семинарның икенче өлешендә мәгълүмати - методик үзәк методисты Сабирова Л.М., Шәмәрдән лицее уку эшләре буенча директор урынбасары Кабирова И.Т., Саба гимназиясе укыту эшләре буенча директор урынбасары Мубаракшина Л.М., Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөсәенова Г.Х., Икшермә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы З.З.Гарифуллиналарның чыгышлары тыңланды.
К списку новостей











