МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
1 сентябрь - Белем бәйрәме
Опубликовано: 01.09.2012Җәйге матур көннәрдән соң 1 сентябрьда районның мәгариф учреждениеләре үзләренең укучыларын кабул итеп алды. 32 мәктәптә 340 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Һәр мәктәптә бүгенге бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Белем бәйрәме авыл җирлеге имамнарының юлламасы белән башланып китте. Тантанада шулай ук авыл җирлеге башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре катнашып укучыларга, мәктәп коллективларына үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Яңа уку елында яңгыраган тәүге кыңгырау чыңыннан соң укучылар классларына таралды: һәр класста сыйныф сәгате 2013 елда узачак Универсиада темасына багышланды.
К списку новостей











