МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
"Кояшкай" быелга үз эшен тәмамлады
Опубликовано: 03.08.2012Җәйнең соңгы ае - август та башланып китте. Каникул буе районыбызда мәктәп укучылары өчен спорт, кадет, иҗат юнәлешләрендә эшләүче лагерьларда тиешле дәрәҗәдә ял итү оештырылды. 16 июльдән Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" лагеренда III смена үз эшен башлап җибәргән иде. 1нче август көнне лагерьның ябылу тантанасы булып үтте. Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы укучыларга теләк – тәкъдимнәрен җиткерде, икенче җәйгә дә ял итәргә чакырды. Бәйрәмдә шулай ук "Кояшкай” лагере җитәкчесе Вәлиев И.И., район балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Г.И. катнашты. Әлеге «Иҗатчы» дип аталган смена сәнгать юнәлешендә оештырылган иде, балалар хореография, җыр һәм сынлы сәнгать буенча күнекмәләрен үстерделәр. Һәр өч атнада 60 бала ял итте.
К списку новостей











