• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Опубликовано: 25.05.2012

 

Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Шулай итеп, укучылар, гомерегезнең унбер елын бергә уздырган сыйныфташларыгыз, хәреф танырга өйрәтүдән башлап, теорема-законнарга кадәр төшенергә булышкан укытучыларыгыз белән хушлашасыз. Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, алда торган җитди сынаулар - дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга ярдәм итсен.
         Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!
          Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын!
         Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: Саба җирен, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!
 
Саба муниципаль районы башлыгы          Р.Н.Минниханов


К списку новостей