МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | +7(843)-622-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Президент бэйгесенен II туры 13.04.2011
12 апрель конне Сабанын 2 номерлы мэктэбендэ Президент бэйгесенен II туры уткэрелде.1урын Икшермэ2урын Шемордан лицее3урын Олы шынар урта мэктэбе командасы яулады -
“Мәгариф” милли проекты кысаларында “Җәмәгать тыңлаулары” 11.04.2011

5 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Җәмәгать тыңлаулары” булып узды. Анда “Мәгариф” милли проекты Советы әгъзалары, җирле үзидарә башлыклары, мәктәп директорлары, әти-әниләр комитеты, укучылар үзидарәсе вәкилләре, хезмәт ветераннары, “Саба таңнары” газетасы, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе журналистлары катнашты.
-
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары 11.04.2011

8 нче апрельдә Казанның 81 нче мәктәбендә татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары узды. Быел яшүсмерләрнең төбәк укулары тугызынчы тапкыр оештырылды. Фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән яшь тикшеренүчеләр катнашты. Елның-елында Каюм Насыйри исемендәге укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра. Җыен галимнәр, республика вузлары укытучылары, мәктәп, лицей һәм гимназия укучылары катнашында уза.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен район семинары 08.04.2011

7 нче апрель көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Тарих һәм җәмгыять белемен укыту процессында методик ярдәмлекләрнең роле” темасы буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен район семинары үткәрелде. Семинарның беренче көн тәртибе буенча Әгъләмҗанов Рим Камилович 6 нчы сыйныфта “Русьта Батый яулары” темасына ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча "Җәмгыять белеменнән БДИга әзерләнгәндә методик ярдәмлекләр технологиясе” дигән мастер- класс күрсәтелде. Өченче көн тәртибе буенча тарих һәм җәмгыять белеменнән имтихан бирү үзенчәлекләренә, яңа укыту – методик әдәбиятка күзәтү ясалды. Семинар мәгълүмати – методик үзәк методисты Г.И.Шафикова чыгышы, фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
-
I Республикакүләм Тукай укулары 08.04.2011

6 апрель көнне Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясендә I Республикакүләм Тукай укулары булып үтте. Бу укуларда Шәмәрдән лицее укучылары һәм укытучылары катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Фәхретдинова Гөлшат II дәрәҗәдәге дипломга (укытучысы Мулласалихова Г.Г), 9 нчы сыйныф укучылары Гарифуллина Алсу һәм Шәрипова Ландышлар III дәрәҗәдәге дипломнарга (укытучысы Хаева Д.И.), 8 нче сыйныф укучылары Емельянов Руслан һәм (укытучысы Сайфутдинова Э.Г.), Рахимҗанова Эльмиралар грамоталарга (укытучысы Минһаҗева Н.Ф) ия булдылар.
-
I зональная научно – практическая конференция школьников им.А.Каримуллина 08.04.2011

В соответствии с планом работы отдела образования и Информационно-методического центра Сабинского муниципального района 6 апреля т.г. проводилась I зональная научно – практическая конференция школьников им.А.Каримуллина. Работа конференции прошла в 7 секциях, где приняли участие 95 учащихся из Сабинского, Кукморского, Балтасинского, Тюлячинского и Арского районов.
-
Мәктәп укучылары арасында Президент бәйгесең 1 нче этабы 07.04.2011

7 нче апрель көнне балалар иҗат үзәгендә, мәктәп укучылары арасында Президент бәйгесең 1 нче этабы үткәрелде. Ярышта 21 мәктәп командасы чыгыш ясады. Бәйгенең беренче өлешендә укучылар иҗади чыгыш ясадылар, икенче өлешендә физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәдә иң көчле ун мәктәп командасы 2 нче турга узды.
-
«Сандугач керде күңелгә» Бөтентатар җыр фестивале 06.04.2011

Агымдагы елның 2-4 апрель көннәрендә Казанда «Сандугач керде күңелгә» Бөтентатар җыр фестивале булып узды. Әлеге фестивальгә республикабызның төрле районнарыннан 90нан артык конкурсант җыелган иде.
-
"Тукайга ияреп... үзеңчә" конкурсы 04.04.2011

1 апрель көнне Арчаның укучылар сараенда “Тукайга ияреп ... үзеңчә” дигән республикакүләм иҗади конкурста җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булып үтте. Конкурста 18 районнан 320 укучы катнашкан. Әлеге тантанага безнең районнан 6 укучы чакырылган иде.
-
“Мәгариф” милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның “Җәмәгать тыңлаулары”
31.03.2011
5 апрель көнне 13.30 да Балалар иҗат үзәгендә “Мәгариф” милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның “Җәмәгать тыңлаулары” була. Әлеге чараның төп максаты - конкурста катнашучы укытучыларның эш тәҗрибәсен, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Җирле үзидарә органнары вәкилләре, әти-әниләр, укучылар, хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә узучы чарада быел районыбызның 8 укытучысы катнашырга теләк белдерде.











