МБДОУ «Шеморданский детский сад №2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | г. Шемордан, ул. Молодёжная, д. 15 а |
Телефон: | +7(843)-623-22-77 |
E-Mail: | Dsadshem2.Sab@tatar.ru, teremok.detsad2@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шеморданский детский сад №2 "Теремок" |
Руководитель: | Каримова Гульнара Раульевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 104 воспитанника |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости
"Нәүрүз"
Опубликовано: 22.03.2019Март ае –яз башы. Мәгьлум булганча, XVIII гасырга кадәр татар халкы Яңа елны март аенын 21 ендә - көн белэн төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Аны бөтен төрки халык бәйрәм итә: яз килүен, кошлар кайтуын каршылый.
Безнең балалар бакчасында 22 нче март көнне уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Язны - Нәүрүзбикәне каршылау өчен җыелдылар. Балалар җырладылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, Нәүрүзбикә һәм Карбикә ярышын күзәттеләр. Нәүрүзбикә җиңсен дисәләр дә, Карбикәне дә кыерсытмадылар. Кыш һәм кышкы мавыгулар да балаларны шатландырды бит. Карбикә бирешкәннән соң, кыш килүен яңадан көтәселәрен әйтеп озаттылар. Ә Нәүрүзбикә үз хакимлегенә кереште һәм канатлы дусларны ботка белән сыйларга тәкъдим итте. Алда бит аларны зур эшләр – урман һәм кырларны корткычлардан арындыру, безне матур җырлары белән сөендерү, кошчыкларын үстерү көтә. Балалар моның өчен алдан ук ярмалар алып килделәр, ә пешекчеләр шуны зур казанга салып, ботка пешерделәр. Соңыннан, барысы бергә җыелып, тәмләп, саф һавада шушы ботканы ашадылар, бер-берсенә бәхетләр, уңышлар һәм бу елда да уңыш мул булуын теләделәр.
К списку новостей