МБДОУ «Шеморданский детский сад №2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | г. Шемордан, ул. Молодёжная, д. 15 а |
| Телефон: | +7(843)-623-22-77 |
| E-Mail: | Dsadshem2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шеморданский детский сад №2 "Теремок" |
| Руководитель: | Каримова Гульнара Раульевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 90 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости
"Дәү әнидә кунакта"
Опубликовано: 23.01.2019Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән тәрбияче апалары “Дәү әнидә кунакта” дигән чара үткәрделәр һәм «Бәлеш пешерү» мастер –классында катнаштылар. Бу чарадан көтелгән нәтиҗә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга уен –күренеш аша инсафлылык , әдәплелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын формалаштыру. Татар милли ризыклары белән танышуны дәвам итеп, ата-аналар ярдәмендә, уйнап кына булса да, чып-чын бәлеш пешерелде. Бәлеш эченә ниләр салынганын, ничек итеп туралганын күзәтеп, булдыра алганча ярдәм итеп, сүзле-җырлы-биюле уеннарда катнашып, балалар телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, әти-әниләргә ,өлкәннәргә карата хөрмәтле-итәгатьле булырга , үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга өйрәнәләр. Бу төркем әниләре һәм дәү әниләренә, тәрбиячеләр Гарифуллина Айсылу Ринат кызына , Әскарова Гөлназ Ильяс кызына балаларыбызны сөендереп, олуг бәйрәм уздырганнары өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей













