МБДОУ «Шеморданский детский сад №2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | г. Шемордан, ул. Молодёжная, д. 15 а |
| Телефон: | +7(843)-623-22-77 |
| E-Mail: | Dsadshem2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шеморданский детский сад №2 "Теремок" |
| Руководитель: | Каримова Гульнара Раульевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 90 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
МБДОУ «Шеморданский детский сад №2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Семинар- практикум для педагогов: «Использование учебно-методического комплекта по обучению детей татарскому языку в образовательном процессе дошкольного учреждения». 31.01.2019

Сегодня в детском саду прошел внутренний семинар- практикум для педагогов. Тема семинара: «Использование учебно-методического комплекта по обучению детей татарскому языку в образовательном процессе дошкольного учреждения». Воспитатели второй младшей, средней, старшей и подготовительной групп презентовали свой опыт работы в данном направлении:
Губайдуллина Гузель Ильгизаровна, 2 младшая группа. ОД “Р.Батулланың “Елак әтәч” әсәрен уку”.
-
Семинар- практикум для педагогов. 30.01.2019

“Җир өсте, һава һәм су транспорты” Кошкина Ильмира Мукминовна воспитатель ст.гр.
-
Семинар- практикум для педагогов. 30.01.2019

Мастер – класс «Организация дидактической игры с детьми старшего дошкольного возраста с использованием УМК» Адгамова Гузель Рафисовна, воспитатель по обучению русскому языку.
-
Семинар- практикум для педагогов. 30.01.2019

“Күчмә кошлар тиздэн яз алып килер” Гарифуллина Айсылу Ринатовна воспитатель подгот.гр.
-
Семинар- практикум для педагогов. 30.01.2019

“Ел фасылы бүлэклэре”, Аскарова Гульназ Ильясовна воспитатель ср.гр.
-
Семинар- практикум для педагогов. 30.01.2019

“Кыш үтә дә яз килә”, Гумерова Гульнар Ильшатовна воспитатель ср.гр.
-
Семинар- практикум для педагогов. 30.01.2019

“Әнгәмә “Кем булырга?” Хассамова Гльгена Габдельфоатовна воспитатель ст.гр.
-
« Аулак өй» күренеше Һәм «Орчык өмәсе» 24.01.2019

Уртанчылар төркемендә ата-аналар ярдәме белән « Аулак өй» күренеше Һәм «Орчык өмәсе» үтте. «Орчык өмәсе» - әби-бабаларыбыздан калган мирас. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла торган өмә. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя, кичтән тәм –томнар пешерә. Өмәгә күрше –күлән, дус-ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана. Кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, ә кемдер оекбаш бәйли. Шәл бәйләүчеләр дә булган. Бу эшне булдырырга каба, орчык, оя дигән кораллар булышкан. Ә инде күңелле булсын өчен, болар барсы да уен – көлке, җыр –бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач , хуҗа кунакларын тәмле ризыклар белән сыйлый. Менә шундый бәйрәм турында күп белем алды бүген балаларыбыз. Халкыбызның бик күркәм гореф-гадәтләрен искә төшереп, балаларга күрсәтүче тәрбияче Гомәрова Гөлнар Илшат кызына, Әскәрова Гөлназ Ильяс кызына һәм әниләргә, дәү әниләргә бик зур рәхмәт.
-
"Кош теле". Ата-аналар уткәргән мастер - классы. 24.01.2019

Бүген бакчабызда, зурлар төркемендә әниләр һәм дәү әниләр ярдәме белән «Кош теле әзерләү» мастер –классы үтте. Үткән чараның максаты- балаларыбызның татар милли ризыклары турындагы белемнәрен киңәйтү, аларны “кош теле” пешерү, камыр җәю һәм кисү өчен кулланыла торган эш кораллары белән таныштыру, алар белән эшләп карау, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү. Халкыбызның гореф-гадәтләре, татар милли ризыклары белән таныштырып, чын күңелдән бәйрәм оештырганнары өчен бу төркем әниләре һәм дәү әниләренә, тәрбиячеләр Кошкина Ильмира Мөкмин кызына, Хассамова Гөлгенә Габдылфоат кызына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Дәү әнидә кунакта" 23.01.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән тәрбияче апалары “Дәү әнидә кунакта” дигән чара үткәрделәр һәм «Бәлеш пешерү» мастер –классында катнаштылар. Бу чарадан көтелгән нәтиҗә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга уен –күренеш аша инсафлылык , әдәплелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын формалаштыру. Татар милли ризыклары белән танышуны дәвам итеп, ата-аналар ярдәмендә, уйнап кына булса да, чып-чын бәлеш пешерелде. Бәлеш эченә ниләр салынганын, ничек итеп туралганын күзәтеп, булдыра алганча ярдәм итеп, сүзле-җырлы-биюле уеннарда катнашып, балалар телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, әти-әниләргә ,өлкәннәргә карата хөрмәтле-итәгатьле булырга , үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга өйрәнәләр. Бу төркем әниләре һәм дәү әниләренә, тәрбиячеләр Гарифуллина Айсылу Ринат кызына , Әскарова Гөлназ Ильяс кызына балаларыбызны сөендереп, олуг бәйрәм уздырганнары өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.













