Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
-
Бәйгегә әзерләнәбез 13.10.2015 "Бәхет иле - Балачак" бәйгесе бүген старт алды. Тәүге тапкыр, бакчабызның уртанчылар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе Сафина Мәдинә Шәүкәт кызы җитәкчелегендә "Бәхет иле - балачак" район күләм конкурсының зона өлешендә катнаштылар. Әлеге күркәм чара Саба районының оешуына 85 ел тулу, балалар арасында балалар һәм татар халык җырларын, биюләрен башкару, нәфис сүз, халык уен коралларында уйнаучыларны ачыклау уңаеннан Саба районы Башкарма комиететы мәдәният бүлеге, Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йорты белән берлектә оештырыла . Балаларыбыз жюри әгъзаларына Татар халык уен кораллары белән музыкаль композиция һәм, "Кәрия-Зәкәрия" җыры белән - җыр номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Конкурста катнашып, үз балалар бакчасын яклап чыгыш ясаган һәр балага, аларның җитәкчләренә киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.

-
Көз күчтәнәчләре 09.10.2015

Бу атна "Көз күчтәнәчләре" темасына багышланган иде. Тәрбиячеләр белем бирү эшчәнлекләрендә, режим вакытларында рәсем ясау, сөйләм үстерү, тирә-мөхитне өйрәнү аша көзнең үзенчәлекләре турында сөйләп, балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куйдылар. Әлеге тема шулай ук, балаларның иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү,яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү максаты белән үткәрелә. Фотода икенче кечкенәләр һәм уртанчылар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячләр Айсинә Айратовна, Айгөл Гыйлфановна балалар белән көзгә багышлап "Яфраклар" уены вакытында. Шулай ук балалар җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. " Көзге уңышны җыю " кебек уеннарда катнаштылар.
-
Көз күчтәнәчләре 09.10.2015

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән .
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
-
Наши детки 09.10.2015

Уже в дошкольном возрасте все дети мечтают кем-то стать. Это не означает, что ребенок всерьез задумывается о будущей работе. Скорее, это впечатление, которое произвели на малыша люди определенных профессий.Ребенку нужно прививать уважение ко всем профессиям, объяснять, что не место красит человека, а совсем наоборот. Вещи и предметы, окружающие нас, созданы руками людей разных профессий – строителями, столярами, ткачами и портными. И то, что мама подает на обед, не упало с неба, а является результатом труда хлеборобов, пекарей, доярок и так далее. Для этого в нашем детском саду созданы все необходимые условия и дети с радостью играют в разные профессии.
-
Кадерле өлкәннәребез бездә кунакта! 03.10.2015

Әбекәй, бабакай! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни”, “Әти” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь булмас иде.
Гаиләдә әбиләр – бабайлар тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү максатыннан, бүген, иң кадерле, мөхтәрәм, сөйкемле өлкәннәребезне "Кадерлеләребез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә чакырдык. Әлеге чара илебез күләмендә үтүче 1 октябрь - Өлкәнәр көненә багышланды.
Бәйрәм кичәсендә зурлар төркеме балалары өлкәннәребезгә багышлап, тәрбияче апалары Низамиева Рәзилә Вазыйх кызы, Ахметшина Айгөл Гыйлфан кызы, музыка җитәкчесе Сафина Мәдинә Шәүкәт кызы белән төрле уеннар үткәреп концерт куйдылар. Татар халкының "Йөзек салышлы" уены, һәркемгә дә таныш "Кем артык" уены олылырга да, өлкән буын кунакларына да бик ошады. Бәйрәм барышында балалар шигырьләр дә сөйләделәр, татар халык биюен биеделәр, кызларыбыз Яруллина Рәзинә белән Вафина Регина "Кәрия-Зәкәрия" җырын башкардылар, татар халык уен кораллары белән инструменталь ансабль чыгыш ясады.
Бәйрәмебезне бизәп, балаларыбзны күәтләп утырган һәр әби-бабайга, дәү әти- дәү әнигә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп, рәхәт яшәгез!
-
Уеннарда олысы да кечесе дә катнашты 02.10.2015

Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
-
Иң кадерле кешеләр! 02.10.2015

Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта
-
Изге теләкләр белән! 29.09.2015

Буген, "Балачак" балалар бакчасында тәүге тапкыр корбан ашы уткәрелде.Кунагыбыз Равил хэзрэт Йосыпов, әле генэ үз ишекләрен ачкан балалар бакчасының төп хуҗалары - балаларга һәм эшлэучелэргэ иминлек телэп нигезгэ азан яңгыратты һэм коръэн укып ин изге теләклэрен җиткерде. Шул нияттән дәвам итеп, Равил хэзрэт, балаларыбызга бар мөмкинлекләре дэ булган шундый матур бакчаларга йөрергә мөмкинлек биргэн илебез житэкчеләренә зур рәхмәт әйтеп, аларның эшләрендэ унышлар теләде, сәламәтлек, иман байлыгы телэп дога кылды. Соңыннан, балалар корбан итеннэн пешерелгэн тәмле аштан авыз иттелэр. Бу олы чарага кунаклар буларак озак еллар буе мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә алып баручы белгеч булып эшләгән Сабирова Гөлшат Риза кызы, мөдир булып хезмәт куйган Исмагилова Фирая Аухат кызы һәм "Кынгырау" балалар бакчасында эшлэп чыккан, хэзер инде лаеклы ялдагы өлкән буын чакырылган иде.
-
Наши детки на прогулке 28.09.2015 Пожалуй, трудно переоценить значение прогулки в детском саду. На прогулке дети активно двигаются, дышат свежим воздухом, познают окружающий мир, приучаются к труду. Все это, конечно, полезно для здоровья, физического и умственного развития детей. Учитывая все эти важные факторы, мы воспитатели ставим себе целью каждый день выйти на прогулку с детьми и провести ее с пользой. А для этого у нас есть все возможности и условия. Наш детский сад расположен на самом живописном месте п.г.т. Богатые Сабы и территория окружена посадками деревьев. Дети с удовольствием наблюдают за игрой золотых листьев, вдыхая чистый, свежий воздух.

-
Татарстан кроссы - 2015 27.09.2015 Бүген,районыбызның олысы да, кечесе дә,ил күләм йөгерү көненә багышланган "Милләтләр кроссы - 2015", "Татарстан кроссы - 2015" ярышларында катнашты. Әлеге чарадан ел да мәктәпкәчә яшьтәге балалар да актив калышмый. Көннең кояшлы, җылы булуы кросска килгән йөгерешчегә дә җанатарларга да тагы да күтәренке рух өстәде һәм бу чара матур бәйрәмгә әверелде. Безнең бакчабыз "нәни" булуына да карамастан Флюзия Рафаиловна һәм тәрбиячеләребез дә, балаларыбыз да бик актив булып старт сызыгына бастылар һәм әйтергә кирәк, үз йөгерешләреннән алар канәгатьләнү алып,яхшы кәеф белән финишка килделәр. Чараның максаты да бит җиңүгә генә түгел, ә үсеп килүче буынны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне кинәйтүгә юнәлдерелдерелгән. Балаларыбыз аеруча да тырышып, барлык көчләрен куеп ярыштылар һәм истәлекле бүләкләргә дә ия булдылар. Йөгерештә катнашкан һәр әти-әнигә, балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә шулай сәламәт яшәү рәвешен алып барып зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.












