Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
E-Mail: | chocolate2014.08@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
Руководитель: | Сабирова Эльвира Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 126 воспитанника |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Төзелеш транспорты көне 05.07.2023
Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә төзелеш транспортлары турында әңгәмә алып бардылар. Әлеге төргә керүче транспортлар белән таныштылар
-
Транспорт коне 04.07.2023
-
Транспорт көне 04.07.2023
Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә транспорт төрләре белән танышуны дәвам иттеләр. Таныш булган транспортларның исемнәрен атадылар. "Шундый ук транспортны тап" дидактик уенын уйнадылар
-
Джунгли чакыра. 30.06.2023
Бүген "Шоколад" балалар бакчасында "Джунгли чакыра" дигән йомгаклау чарасы үткәрелде. Кызыклы уеннарда балалар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бирелгән биремнәрне төгәл үтәделәр.
-
Чәчәкләр көне. 23.06.2023
Җәй ае иң җылы, иң кояшлы рәхәт ел фасылының берсе. Ә җәйне чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Бу атнабыз әнә шул темага багышланган иде. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары әлеге атнада төрле чәчәкләр белән таныштылар. Чәчәклекләрдән таныш булган чәчәкләрне эзләделәр, исләрен иснәп карадылар, аларның гүзәллегенә хозурландылар. Малайлар кыр чәчәкләреннән букет ясап кызларга бирделәр.
-
Чэчэкле атна 19.06.2023
-
Тылсым көне. 14.06.2023
Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә тылсым коне. Тылсымчы үзенең тылсымлы тартмасыннан төрле уеннар чыгарды. Тылсымлы тартма бик бай булды, хәтта тартма эчендә тәмле банан да бар иде. Тылсымчы балаларга бик ошады
-
Тәҗрибәләр көне. 13.06.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу вакытта тәҗрибәләр үткәрүдән дә шәп нәрсә юк, әлбәттә. Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә бүген төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Балалар тәҗрибәләрне бик кызыксынып карап тордылар һәм биремнәрне үтәделәр.
-
Дуслык көне. 09.06.2023
Дуслык - теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә дуслык көне булды. Алар белән дуслык темасына әңгәмә үткәрделәр, төрле уеннар уйнадылар
-
Сәламәт булып үсик! 08.06.2023
Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында беренче урында тора. Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары физик тәрбия дәресләрен күңелле, ярышлы уеннар ярдәмендә уздыралар