Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
E-Mail: | chocolate2014.08@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
Руководитель: | Сабирова Эльвира Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 126 воспитанника |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
В здоровом теле,здоровый дух 30.01.2017
Сегодня в гости к детям пришел мальчик из мультфильма « Мойдодыр». Рассказал детям как он живет, что любит долго спать,кушать много конфеток и бегать босиком по лужам. А дети рассказали ему, что это не правильно ,и так можно очень быстро заболеть . Дети рассказали и показали мальчику Пете как они проводят день когда приходят в детский сад каждое утро, как они делают гимнастику, кушают полезные каши и супы ,полоскают горло после еды, ходят по массажным коврикам и спят в нужное время.Дети показали и научили Петю делать утреннюю гимнастику.
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 29.01.2017
26 январь көнне зурлар төркеме әти-әниләре өчен төркем җыелышы булды. Җыелыш башында балалар ярдәме белән әзерләнгән "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" исемле эшчәнлек күрсәттек. Балалар үзләрен чын артистларча тоттылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, мәкаль- әйтемнәр әйтешеп, тапкырлыкларын сынадылар, уеннар уйнадылар. Ә инде икенче көн тәртибе буенча "Балаларның кызыксынулары" темасына әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. Әти-әниләр үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.Җыелыш бик җанлы һәм кызыклы үтте.
(Мәгълүматны сайтка Нигмәтҗәнова Г.Р. әзерләде)
-
Мастер - класс 27.01.2017
Бүген 2 номерлы "Әллүки" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының өченче этабы булып узды. Конкурсантлар, мастер - класс күрсәтеп, үзләренең гадәти булмаган эш алымнары белән уртаклаштылар,көч сынаштылар. Безнең "Шоколад" балалар бакчасыннан Габдрахманова Гөлия Фиргать кызы чыгыш ясады. Коллегабызга зур уңышлар теләп калабыз!
-
Родительское собрание в средней группе 25.01.2017
25 января в средней группе прошло родительское собрание.Воспитательница Нургалиева Алия Адгамовна показала с детьми открытое занятие по формированию элементарных математических представлений на тему: "Путешествие в страну математики". Воспитатель Сафина Рафиса Рашитовна выступила с докладом на тему : "Из чего складывается трудолюбие детей" с показом презентации.Также обсуждались вопросы которые возникли у родителей. Собрание прошло в теплой и дружественной обстановке.
-
Күңелле ял итәбез! 25.01.2017
Бу атнада без ял итү урыннары: цирк, зоопарк, театр һәм башка җәмәгать урыннарына сәяхәт кылабыз. Атнабыз театрга сәяхәт белән башланып китте. Балалар тәрбиячеләре Гафиятуллина Ф.Р. ярдәмендә күләгәләр театры белән таныштылар, үзләре дә рольләргә кереп уйнадылар.Икенче көнне инде балаларның иң яраткан күңел ачу урыны булган -циркка бару булды. Балалар тәрбиячеләре Нигмәтҗанова Г.Р. ярдәмендә үзләрен биредә ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр, билет алырга кирәклеген дә онытмадылар, цирк артистлары белән таныштылар, һәм циркның иң төп герое булган клоун Татошкага дусларын табарга булыштылар. Балалар Татошкага төсле кәгазь, картон ярдәмендә клоун -дуслар ясадылар. Бу эшчәнлек аларга бик ошады. Өченче көнне без зоопаркка юл тоттык. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, попугай Жак безгә зоопарк буенча экскурсия ясады. Зоопарктагы җәнлекләрне ни ашаганнарын, нәрсә эшләргә яратканнарын, зоопарк хезмәткәрләре белән якыннан таныштык. Һәм балалар үзләренә ошаган җәнлекне рәсем итеп тә төшерделәр. Ә инде атна дәвам итә... Алда безне концерт залына сәяхәт көтә һәм әлбәттә балалар үзләренең әти-әниләренә дә һәнәрләрен күрсәтәчәкләр...
(Мәгълуматны сайтка зурлар төркеме тәрбиячесе Нигмәтҗәнова Г.Р. әзерләде)
-
"Очень многое мы можем, очень многое умеем" 24.01.2017
Во второй младшей группе прошло родительское собрание на тему «Очень многое мы можем, очень многое умеем». Родителям было показано открытое занятие по аппликации. В гости пришел клоун и показывал фокусы и рассказывал смешные стишки. Детям клоун очень понравился, они даже станцевали веселый танец с клоуном, после чего клоун попрощался с детьми и ушел. А дети решили сделать портрет клоуна из цветной бумаги и картона, чтобы никогда его не забывать, родители тоже не остались в стороне и помогли детям.
-
Ата-аналар җыелышлары башланып китте... 23.01.2017
Беренче кечкенәләр төркемендә "Сөйләм телен ничек үстерәбез" дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрелде. Тәрбияче Низамиева Ф.С. балалар белән эшләү алымнары турында кыскача таныштырып үтте. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча "Без - светофор дуслары" исеме астында интегральләштерелгән шөгыль күрсәтелде. Балалар шөгыльдә үзләрен бик иркен тоттылар, кызыксынып катнаштылар. Җыелыш ахырында ата-аналар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, фикер алыштылар.
-
Ел тәрбиячесе - 2017 20.01.2017
Традицион формада республика күләмендә уздырылучы "Ел тәрбиячесе" конкурсы район этабында старт алды. Безнең "Шоколад" балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Габдрахманова Гөлия Фиргать кызы катнаша. Беренче этапны уңышлы узып, икенче этапта - Шәмәрдән "Салават күпере" балалар бакчасында ачык шөгыль күрсәтте. Ул балаларны музыка дөньясына сәяхәткә алып барды, аларны музыка кораллары белән таныштырды. Үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, иҗади презентация күрсәтте. Коллегабызга зур уңышлар, җиңүләр теләп калабыз!
-
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да! 20.01.2017
Атналык темага нәтиҗә ясап зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Нигъмәтҗәнова Г.Р. белән берлектә " Әбиемнең күнел сандыгы"дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.Балалар сандыктан чыккан сөлге, түбәтәй, кулъяулык, читек һәм милли мирасыбыз булган башка әйберләр белән таныштылар. Кичә бик күңелле узды. Әлеге атналык проект эшчәнлегенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли мирасыбыз белән якыннан таныштыру, борынгы уеннарны яңарту, татар теленә мәхәббәт уяту иде.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач әбием безгә күнелеңне
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
-
Әбиемнең сандыгында ниләр бар? 18.01.2017
Әбиләрнең сандыгында сакланмый ниләр генә?.... Атналык проект эшчәнлеге итеп без әлеге теманы алдык. Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга милли йолалар, халык традицияләре турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасы традицияләрендә тәрбияләүдә региональ программаларны куллану исәбенә киңәйтелгән. Проект нигезендә балалар белән без татар милли киемнәре белән таныштык, халык уеннарын өйрәндек, уйнадык. Проект эшчәнлеге әлегә дәвам итә...
(Мәгълуматны сайтка куючы зурлар төркеме тәрбиячесе Нигъматзянова Г.Р.)