Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Закирова Антонина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 130 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре - безнең тормыш иминлеге 27.11.2026

Юл йөрү кагыйдәләре — безнең тормыш иминлеге өчен бик мөһим. Һәр көнне без урамда, юлда, транспортта булабыз. Шуңа күрә юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү — һәр кешенең беренче бурычы. Зурлар төркемендә әлеге темага чара үткәрелде. Бу чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы да чакырылган иде. Аның белән бергә юл иминлеген саклауның ничек мөһим икәнен тагын бер кат искә төшердек. Чара кызыклы уеннар, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Балалар төрле биремнәр үтәп хәзинә эзләделәр. Ә хәзинә караңгы вакытта юлда йөргәндә куллана торган флигер иде. Чара ахырында Гүзәл Нәзиф кызы балаларга бүләкләр бирде.
-
Әнием, кадерлем. 26.11.2026

Балалар бакчасында әниләр бәйрәмнәре бара. Бүген зурлар төркемендә әниләр бәйрәме узды. Аларга үзләренең яратуларын җыр, бию һәм шигырьләр аша җиткерделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Кыш бабайның туган көне 18.11.2026

Һәркемдә дә булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. Тылсымлы бабаебыз аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Һәм бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көннәрдә кышкы суыклар хакимлек итә башлый. Менә бездә дә кар төшми ята, Кыш бабайның туган көнен бергәләп көтсәк, кар да явар әле. Ә туган көне 2005 елдан бирле бәйрәм ителә.
Кыш бабай Русиянең Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендә үзенең зур биләмәләрендә оныгы – Кар кызы белән яши. Ул салкын ярата, карлар яудыра, елгаларны бозга катыра. Кыш бабай заманнан артта калмый, хатларны электрон почтасына кабул итә, социаль челтәрләрдә үзенең блогы да бар. Туган көн хөрмәтенә беренче Яңа ел чыршысының утлары кабына. Зурлар төркеменә бүген Кыш бабай үзе килде, балалар аны туган көне белән котладылар, үзләе ясап килгән котлау открыткаларын бирделәр. -
Юл билгеләре 17.11.2026

Зурлар төркемендә "Юл билгеләре" темасына танып белү эшчәнлеге узды.
-
12 ноябрь - Песнәкләр көне. 12.11.2026

Песнәкләр көне — халык традицияләре һәм табигатьне саклау белән бәйле матур бәйрәм. Ул 12 ноябрьдә үткәрелә. Борынгыдан кешеләр бу көнне кошларны игътибардан чыгармаганнар: алар өчен оялар, җимлекләр ясаганнар, азык әзерләгәннәр. Безнең бурычыбыз — кышын кошларга ярдәм итү. Бүген зурлар төркемендә әлеге көн уңаеннан әңгәмә үткәрелде, кәгазьдән ясалма җимлекләр ясалды
-
Юл кагыйдәләрен бел. 05.11.2026

Балалар бакчасына йөрсәк тә
Без күп нәрсә беләбез .
Юл йөрү кагыйдәләрен
Гел кабатлап торабыз -
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2026

Халыклар бердәмлеге көне — Россиянең дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ул ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата 1612 елгы тарихи вакыйгалар белән бәйле.
Халыклар бердәмлеге көне — илебез территориясендә яшәүче йөз туксанга якын милләт кешеләренең бәйрәме.Без барыбыз да төрле, әмма безне күп нәрсә берләштерә: без тыныч һәм бәхетле яшәргә теләүдә бердәм! Бүген әлеге бәйрәм уңаеннан "Шоколад" балалар бакчасында күңел ачу чарасы узды. -
Без дус яшибез. 03.11.2026

Чуваш, башкорт, рус һәм татар -
Барыбыз да бер туган.
Бу бәйрәмдә һәрбер бала
Шатлыктан канатланган.
Зурлар төркемендә режим вакытындагы эшчәнлек -
Педсовет 02.11.2026

Сегодня в детском саду прошел педагогический совет на тему «Искусственный интеллект в дошкольном образовании: помощник или конкурент? Возможности, риски и перспективы».. Воспитатели обсуждали, станет ли нейросеть помощником или конкурентом для педагога, а также делились своим опытом использования технологий на занятиях. Воспитатели рассказали, как ИИ помогает им готовить материалы и делать уроки интереснее для детей. При этом педагоги отметили и возможные риски, подчеркнув, что машина никогда не заменит живого человеческого общения. Встреча получилась очень полезной и дала педагогам много новых идей для работы.
-
Кошлар 02.11.2026

Бакчабызнын янындагы
Яфракларны жыйдык без.
Әлеге яфраклардан
Кошлар ясап куйдык без










