• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Шәүкәт Биктимеров исемендәге III Республика театр сәнгате конкурсы узды

Опубликовано: 06.12.2014

6 нчы декабрь көнне Саба муниципаль районының “Балалар иҗат үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге III Республика театр сәнгате конкурсы узды.

Конкурсның сайлап алу этабы агымдагы елның 10-21 нче декабрь көннәрендә узган иде. Татарстан республикасының төрле районнарыннан 38 эш кабул ителде һәм комиссия тарафыннан бәяләнде. Конкурс материаллары Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Саба, Мамадыш, Норлат, Кукмара, Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч, Әгерҗе, Кайбыч, Теләче районнары мәгариф учреждениеләреннән тәкъдим ителгән иде.. Конкурсның йомгаклау (финал) этабында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән 9 коллектив чыгыш ясады. Һәр коллективның чыгышы укучыларның кайнар алкышлары белән үрелеп барды. Алар чыгышына бәя бирүче жюри составында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, булачак режиссер, Казан дәүләт мәдният һәм сәнгать университеты студенты Илназ Миннеханов, Мәктәптән тыш эшләр Республика үзәге директоры М.Х. Асадуллинның булулары да бәйгенең азартын тагын да күтәреп җибәрде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 

Гран-при иясе – Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы сәнгать мәктәбенең “Балачак” театр коллективы(җитәкчеләре: Ибраһимова Вәсилә Раифовна, Мингазова Илзинә Индусовна,“Кәрлә – мәктәп баласы”) 

1 нче группа (1-4 нче сыйныфлар) арасыннан:

I урын – Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йортының “Сәхнә көзгесе” театр коллективы (Раимова Гөлнара Наилевна, “Авыл эте Акбай”)

 II урын  - Саба районы Сәләтле укучылар өчен белем бирү мәктәбенең “Хыял” театр коллективы (Гыйләҗиева Гөлия Шамилевна, Насибуллина Миләүшә Гайфулловна, “Үзем белән үзем”)

III урын – Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең “Яшьлек” театр коллективы (Зиннатуллина Гөлүсә Миннемөхәммәтовна,“Авыл эте – Акбай”)

2 нче группа (5-7 нче сыйныфлар) арасыннан:

I урын – Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең “Балачак” театр коллективы (Яруллина Ландыш Альбертовна, “Авыл эте Акбай”)

II урын - Казан шәһәренең Совет районы, 141 нче номерлы автоном урта мәктәпнең “Мизгел” театр коллективы (Гиззатуллина Айсылу Раифовна, “Авыл эте Акбай”)

3 нче группа (8-11 нче сыйныфлар) арасыннан:

I урын Биектау районы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Эксклюзив” театр коллективы (Валиева Ильсия Акырамовна, “Илгизәр + Вера”)

 II урын – Саба районы Тимершык урта мәктәбенең  Театр студиясе (Миннеханова Миңсылу Фәнәвиевна,“Кулъяулык”)

III урын – Саба районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең “Мизгел” театр студиясе (Курбанова Айсылу Раисовна, “Әниләр һәм бәбиләр”)



К списку новостей