• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Пионериянең туган көненә багышланган слет

Опубликовано: 12.05.2014

 12 нче май көнне район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды. Тантанада педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Слет  Олы Шыңар урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән башланып китте. Тантана барышында Балалар Иҗат үзәге директоры Хафизов Фидан Миннехәт улы бүгенге варисларга үзенең изге теләкләрен юллады. Тантана “Барабаны играют сбор” конкурсының пионер җырлары белән үрелеп барды, бәйге ахырында аларга нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Мәктәпләребездә ялкынланып эшләүче педагог-оештыручыларыбыз да хөрмәтләнде бүген. Алар җитәкләгән оешмалар күңелле яши, варислар төрле район, республика конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр, районыбыз данын республикага таныталар, бүген шундый бер оешма, бер варис та читтә калмады. Слетның икенче өлеше быел яңа формада, сабантуй формасында, оештырылды. Күңелле итеп бирнә җыю, уеннарда зур кызыксыну белән катнашу балаларның күңеленә хуш килде. Тантана хәрәкәтле биюләр, җырлар белән учак янында дәвам итте. Бүгенге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз. Гореф- гадәтләребезне белү, традицияләрне яңартып дәвам итү - безнең бурыч. Йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алга таба да дәрт өстәп торсын, ялкынланып эшләргә насыйп булсын.

 

 



К списку новостей