Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 990 |
У нас учат: | 43 |
Наши новости
Фестиваль дәвам итә...
Опубликовано: 23.04.2014
23 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестиваленең “Хореография”,“Остаз” номинацияләре үткәрелде. Бәйгенең төп бурычлары һәм максатлары булып үсеп килүче яшь буынны сәнгать ягыннан үстерү, активлаштыру, Бөтендөнья халыкларының гореф-гадәтләрен сәнгати яктан камилләштерү иде. “Хореография” номинациясендә – 24 чыгыш, “Остаз” номинациясендә – 11 чыгыш каралды һәм жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде:
“Хореография” номинациясендә җиңүчеләр
1-4 нче сыйныфлар:
I урын – “Балачак” бию ансамбле, Мичән урта мәктәбе укучылары;
II урын – “Ялкын” бию ансамбле, Тимершык урта мәктәбе укучылары;
III урын – “Сәйлән” бию ансамбле, Саба гимназиясе укучылары.
5-8 нче сыйныфлар:
I урын – “Ритм” бию ансамбле, Сәләтле балалар мәктәбе укучылары;
I урын – “Бәхетле балачак” бию ансамбле, Сатыш урта мәктәбе укучылары;
II урын – “Бисеринки” бию ансамбле, Килдебәк урта мәктәбе укучылары;
9-11 нче сыйныфлар:
I урын – “Модерн”бию ансамбле, Юлбат урта мәктәбе укучылары.
“Остаз” номинациясендә җиңүчеләр
“Вокал” өлеше
Сәләтле балалар мәктәбеннән “Вокал” түгәрәге җитәкчесе Мингазова Гөлия Шамилевна.
“Хореография ” өлеше
Сәләтле балалар мәктәбеннән “Хореография” түгәрәге җитәкчесе Насибуллина Миләүшә Гайфулловна.
“Драма ” өлеше
Югары Симет урта мәктәбеннән “Драма” түгәрәге җитәкчесе Гатауллина Зөһрә Рахматулловна.
Призерлар:
Югары Симет урта мәктәбеннән “Вокал” түгәрәге җитәкчесе Имамиев Илмир Илфатович;
Сатыш урта мәктәбеннән “Хореография” түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Нурания Аюповна;
Шекше урта мәктәбеннән “Хореография” түгәрәге җитәкчесе Фаваризова Раилә Талгатовна.
К списку новостей