• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

"Янгын куркынычсызлыгы” конкурсы

Опубликовано: 18.04.2014

Балалар иҗат  үзәгендә "Янгын куркынычсызлыгы” конкурсында  җиңүчеләрне  бүләкләделәр. Әлеге бәйгедә мәгариф учреждениеләреннән  ”Аппликация”,  “Кул эшләре”, рәсем  номинацияләренә барысы 163 кабул ителгән. Укучылар үзләренең  кул һәм язма эшләрендә янгынның, шырпы белән уйнауның аяныч нәтиҗәләрен ачык тасвирлаганнар  иде. Аларның иҗатына мәгариф бүлеге, Балалар иҗат үзәге белгечләре белән берлектә бәя бирделәр.

Матур уенчыклар алу куанычы 11 бакча баласына  елмайды. ”Аппликация” номинациясендә “Бәләкәч” балалар бакчасыннан Илзат Хуҗин җиңүче булды.  Олы  Арташ  һәм Төбәк балалар бакчаларыннан Илюс Гаянов белән Илнат Гыйльметдинов – 2нче, Шекшенең “Акчарлак”, Сабаның “Шатлык” бакчаларыннан Айзилә Фаварисова белән Зәлинә Мирасова 3нче урыннарны  алдылар. Рәсем номинациясендә “Шатлык”тан (Саба) Динислам Гайнуллин җиңү  яулады.  Камил Мөхәммәтҗанов (Олы Арташ) һәм Фердинанд Зәйнуллинга (“Әллүки”, Саба) –2нче,  Искәндәр Хуҗин (Ак.Бигәнәй) һәм Камил Нәҗмиев (“Бәләкәч”), Рашат Хәбибрахмановка (Түбән Шытсу,”Ромашка”) 3нче  урын бирелде.

Кул эшләре номинациясендә беренчелекне Миңгәрдән Айгөл Шиһапова (башлангычлар), Олы Арташ төп мәктәбе  укучыларының  коллектив  эше һәм Югары Симеттән Нурдил Шәехов (югары сыйныфлар) яулады. Призлы урыннарны Илзат Гафуров, Илнур Зарипов, Ильяр Муллагалиев, Илһам Шакиров (Югары Симет), Риана Закирова, Айзилә Сәйфетдинова, Диана Габдуллина (өчесе дә гимназиядән), Фидәрис Әүхәдиев (Явлаштау мәктәбе) алды.

Конкурста катнашучыларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы А.Галимуллин һәм ирекле  янгын сүндерү җәмгыяте җитәкчесе Ф.Нуриев җиңүчеләрне иң матур теләкләр әйтеп тәбрикләделәр.  Аларның күңеленә хуш килерлек бүләкләрне, елдагыча, ирекле янгын сүндерү җәмгыяте коллективы әзерләгән иде.  Динислам Гайнуллин, Илзат Хуҗин, Айгөл Шиһапова, Ильяр Муллагалиев һәм Олы Арташ мәктәбе укучыларының  эшләре  бәйгенең республика этабына  җибәреләчәк.



К списку новостей