• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы

Опубликовано: 01.11.2023

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын Татарстанда беренче тапкыр берләштергән мондый бәйгене Тинчурин театры оештырды. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Сайлап алу турлары 7-20 октябрь аралыгында узды. Аларда Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 54 коллектив килеп катнашты. Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары бәяләде. Сайлап алу туры көнендә катнашучылар Тинчурин театры репертуарындагы спектакльләрне карады. Фестиваль-конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелде.

Районыбызның Югары Симет урта гомуми белем бирү  мәктәбенең " Нур" драма берләшмәсенә йөрүче балалар әлеге фестивальдә бик теләп катнаштылар. Хассамова Зилә җитәкчелегендә Гаилэ хэм мэктэп театрларынын " Гаилэ тарихы"," Театрнын яше юк" 1 Республика фестиваль- конкурсында актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.



К списку новостей