• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Республика слеты

Опубликовано: 21.05.2013

       18- 20 нче май көннәрендә Республика балаларны сәламәтлендерү- укыту үзәге "Костёр” базасында мәгариф оешмалары каршында эшләп килүче балалар оешмалары берлеге өчен пионериянең 90 еллыгына багышланган Республика слеты булып узды. Саба муниципаль районыннан безнең делегацияне тәкъдим итүчеләр: Габделхаева Гөлсинә Раяновна- пионер хәрәкәте ветераны, Вафина Эльвира Раисовна- Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәгенең балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире, Галлямова Фирүзә- Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныйф укучысы. Пионериянең 90 еллыгына багышланган Слетның программасы оешкан төстә үзенчәлекле һәм мавыктыргыч иде: тантаналы линейка, балалар оешмаларының презентация күрсәтүләре, "Пионерлар иленә сәяхәт” дип аталган станцияләр буйлап уен программалары, ветераннар хөрмәтенә оештырылган күп төрле чаралар,тематик дискотека. Барлык делегацияләр дә 5 отрядка бүленеп, үзләренең исемнәрен, девизларын, җырларын башкардылар. Шулай ук биредә "Иң шәп әйдәман” конкурсының йомгаклау туры да булып узды. Әйдаманнар үзләренең уңганлыклары, бар яктан килгәнлекләре белән уртаклаштылар, чыгыш ясадылар. Көн дәвамында пионер хәрәкәте буенча ветераннарыбыз үләренең хатирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Шунда ук Республика этабында балалар хәрәкәте буенча җиңү яулаучыларны да Диплом, Грамоталар белән бәяләп үттеләр, безнең районыбыз укучылары да читтә калмады, Грамота, Дипломнарга лаек булдылар. Пионериянең юбилее уңаеннан ветераннарыбызны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Казан татар дәүләт Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылары сәхнәләштергән "Умырзая” спектаклен карарга алып бардылар, рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннар үзләренең пионерлар хәрәкәте турында якты хатирәләре, әйдәманнар тормышының кызыклы мизгелләре белән уртаклаштылар, балалар һәм пионер җырларын бик теләп башкардылар. Саубуллашу кичәсендә учак янында башкарылган күпсанлы пионерлар һәм балалар җырлары  хәтерләрдә мәңге якты эз калдырыр, озак сакланыр. 

http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/201130.htm



К списку новостей