• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Конкурсны хореография дәвам итә. Шулай ук ОСТАЗларыбыз.

Опубликовано: 22.04.2013

    Бүген, 22 нче апрель, XIII районкүләм «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» балалар иҗаты фестиваль-конкурсының «Хореография» һәм «Остаз» номинациясендә катнашучы укучылар һәм укытучыларның чыгышы карап үтелде. Алар тарафыннан төрле халык биюләре сәхнәгә куелды. Өстәмә белем бирүдә тырышып хезмәт куючы педагог-остазларыбыз үрнәк чыгышларын тәкъдим иттеләр: биеделәр, җырладылар, уен коралларында уйнадылар, сөйләделәр, шулай ук кул эшләрен дә күрергә мөмкин иде.

     «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының «Хореография» номинациясендә өч яшь категориясе буенча 29 коллектив һәм ялгыз башкаручы, «Остаз» номинациясендә 8 педагог (вокал, хореография, нәфис сүз) катнашты.

     “Хореография” номинациясе катнашучыларын бәяләргә районыбызның данлыклы биючесе, бүгенге остазларның остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Гыймадиева Тәнвирә Гыйльмулла кызы чакырылган иде.

     Район мәктәпләреннән катнашучы һәр коллектив ныклы әзерлеген билгеләп үтәргә кирәк. Кием, музыка сайлау, төрле халык биюләрен дөрес кую ягыннан тырышлык һәм сыйфатның үсүе күзәтелә. Нигезләмә буенча укучылар халык биюе әзерләгән: татар, рус, һинд, немец, украин, ирланд, башкорт, Самара татарлары, грузин халык биюләре. «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсы берсеннән - берсе матур бию - чыгышлар белән үрелеп барды. Районыбызның һәр почмагыннан килгән сәләтле укучыларыбыз, укытучыларыбыз елдан-ел үзләренең эшчәнлекләрен яхшырту өстендә эшләүләрен ачык дәлилләп күрсәттеләр. Димәк, «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсы алга таба да яшәячәк, районыбызның киләчәге әлеге сәләтле укучылар кулында дигән өмет яши күңелләрдә. Бәйге протоколы теркәлә: /upload/images/files/протокол(9).doc



К списку новостей