Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 990 |
У нас учат: | 43 |
Наши новости
"Дулкыннар" конкурсы
Опубликовано: 04.03.2013
VII республикакүләм “Дулкыннар” конкурсы
(Тема: Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны саклау елы)
1 – 2 март көннәрендә Казан шәhәрендә инде сигезенче ел рәттән «Дулкыннар» конкурсы үтте. Жюри әгъзалары арасында Мингол Галиев, Генадий Макаров, Гөлзада Сафиуллина кебек күренекле шәхесләрнең булуы, алардан мастер-класслар алу, фикерләрен ишетү – катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Саба районыннан да бик күп укучылар бу конкурста үз көчләрен сынадылар. “Нәфис сүз” һәм “Вокал” номинациясендә алтышар укучы, “Рәсем” номинациясендә 9 укучы, “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясендә 2 ансамбль катнашты. 1март көнне сайлап алу этабыннан үтеп, укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайттылар: 1 урыннар – 4.
I урын - «Вокал» номинациясендә Саба гимназиясеннән Акберова Ләйсән (Җитәкче – Фәрит Аубакиров). Югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Ләйсәнгә конкурсның спонсоры «Мелита» берләшмәсеннән махсус бүләк – тун тапшырылды.
I урын - «Инструменталь оркестрлар hәм ансамбльләр» номинациясендэ Юлбат урта мәктәбе һәм Саба кадет мәктәп - интернаты укучыларыннан торган «Курайчылар» ансамбле (җитәкче – Фәрит Аубакиров).
I урын - «Нәфис сүз» номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән бертуган Алисә, Сөмбел, Энҗе Билаловалар (җитәкче – Әлфия Шәйдуллина).
I урын – «Вокал ансамбль» номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән «Зифа» ансамбле ( җитәкче – Фәннүр Галимов).
2 март көнне бүләкләү тантанасы булды, һәр катнашучыга да «Ривьера» аквопаркына флаер-билетлар таратылды.
Конкурсның лауреатлары – махсус кызыксындыру бүләгенә ия булучы укучыларыбыз да бар:
· «Вокал» номинациясендә Олы Арташ төп мәктәбеннән Закирова Ләйлә (җитәкче – Фәрит Аубакиров).
· «Нәфис сүз» номинациясендә Олы Арташ төп мәктәбеннән Валиева Алсу (җитәкче – Энҗе Валиева).
· «Рәсем» номинациясендә Завод-Нырты урта мәктәбеннән Шәймиев Булат (җитәкче – Айгөл Шәймиева).
Бәйге бик оешкан төстә үтте. Катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, иҗат уңышлары теләп калабыз.
К списку новостей