• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

"Дулкыннар" конкурсының район этабы

Опубликовано: 24.01.2013

 

24 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә «Дулкыннар» конкурсының район этабы үтте. 2013 нче елда конкурсының максаты: татар халкының тарихи-мәдәни мирасы контекстында яшьләрдә һәм балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү. Конкурсантлар тарихи-мәдәни темага кагылышлы җырлар җырладылар, халык шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр һәм үзләре иҗат иткән әсәрләрне сөйләп, татарларның тарихы һәм мәдәни тормышын чагылдырган рәсемнәр ясап, төрле номинацияләрдә көчләрен сынадылар. Барлыгы Саба районының 16 мәктәбе катнашты (Саба гимназиясе, Юлбат, Түбән Шытсу, Тимершык, Шекше, Лесхоз, Икшермә, Эзмә, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Корсабаш, Югары Симет, Олы Кибәче, Иштуган, Олы Шыңар урта һәм Олы Арташ төп мәктәпләре). “Нәфис сүз” номинациясендә – 19 чыгыш, “Вокал” номинациясендә – 31 чыгыш, “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясендә – 1 чыгыш, “Рәсем” номинациясендә – 44 эш каралды һәм жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде.

“Нәфис сүз” номинациясендә җиңүчеләр

I урын – Вәлиева Алсу, Олы Арташ төп мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы

II урын – Минанхуҗин Илфир, Сатыш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

III урын – Зәйнуллин Булат, Сатыш урта мәктәбенең сыйныф укучысы

 

I урын – Әхмәтҗанова Айгөл (7 класс), Сагитдинова Язгөл (5 класс), Лесхоз урта мәктәбе.

II урын – Мусина Ләйсән, Саба гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы

III урын – Билалова Зилә, Саба гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы

 

“Вокал” номинациясендә җиңүчеләр

I урын – Закирова Ләйлә, Олы Арташ төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы

II урын – Мубаракшин Нәфкать, Юлбат урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

I урын – Акберова Ләйсән, Саба гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы

II урын – Каримова Гөлнур, Олы Арташ төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

II урын – Шигабиева Ләйсән, Саба гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы

III урын – Шафигуллина Айсылу, Югары Симет урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

 

“Рәсем” номинациясендә җиңүчеләр

I урын – Әхмәтшина Зәлия, Шекше урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

II урын – Галимҗанова Илүзә, Явлаштау урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

II урын – Шакирова Гөлназ, Олы Кибәче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

III урын – Гайсина Инзилә, Олы Арташ төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

III урын – Закирҗанова Галия, Саба гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы

 

I урын – Балтачова Зөлфия, Явлаштау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

II урын – Зиннатова Гүзәл, Саба гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы

III урын – Газизова Илүзә, Олы Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

III урын – Султанова Раилә, Сатыш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

“Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр”

номинациясендә җиңүчеләр:

1-6 нчы сыйныфлар арасында:

I урын – Аубакиров Фәрит Габделмазитович җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле.



К списку новостей