• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

"Сәләт-Саба" аланы һәм "Сәләт" Форумы хакында

Опубликовано: 09.07.2012

Халыкара “Сәләт” Форумы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып 9 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында 3000 кеше катнашында “Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтте. 1996нчы елдан алып Фестиваль Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында уздырыла. Ә 8нче июль көнне Форумда 5000гә якын кеше катнашты, 7-10 сыйныф чыгарылыш укучыларыннан торган 45 районнан килгән район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар очрашты. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов . Районыбыздан әлеге чарада Саба гимназиясе укучылары: Сираҗиев Риназ, Закирова Диләрә, Валиева Әдилә, Ханова Рәзинә, Хабибрахманова Алинә, Юсупова Айсылу, Дәүләтшина Гөлинәләрдән торган делегация катнашты. Форум кысаларында укучылар зур фәнни-укыту һәм мәдәни программа белән танышып, тематик мәйданчыклар һәм республика, Россия Федерациясенең танылган шәхесләре белән очрашты, Ислам конференциясе оешмасы илләреннән һәм ЮНЕСКОдан яшьләр делегацияләре белән аралашты. Форумда шулай ук Делегацияләрне "Сәләт"нең генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, Cпасс районы башлыгы Камил Нугаев, ТР халык артисты Идрис Газиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, үзешчән композиторлар берләшмәсе җитәкчесе Риф Гатауллин, ТР Фәннәр Академиясе әгъзасыФаяз Хуҗиннар да катнашты. “Сәләт-Саба” хакында. Районыбызның Явлаштау авылында урнашкан “Кояшкай” лагереның “Сәләт” сменасында ял итүче 60 укучы да 4-9 июль көннәрен Биләрдә уздырдылар. Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсүдә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган “Сәләт” берлегендә, «Сәләт» проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда «Сәләт» клубы, әйдәманнар мәктәбе, уку-укыту һәм мәдәни ял үзәкләре дә эшләп килә. Алда әйтеп үтелгән максатлардан чыгып, быел да «Сәләт» берлеге республиканың төрле почмакларында урнашкан «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Зәй», “Сәләт – Раушан”, «Сәләт-Чаллы», «Сәләт-Болгар» һәм “Сәләт-Азнакай” дип аталган лагерьларда үзенең эшчәнлеген алып бара. 2003 елда «Сәләт» Фонды һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән Саба районы Явлаштау авылында урнашкан «Кояшкай» аланы (ДОЛ «Солнышко») базасында интеллектуаль һәм спорт юнәлешендәге «Сәләт-Саба» аланы эшли башлады. «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр каласы» аланнарында ТР районнарыннан һәм Россия Федерациясеннән дә сәләтле балалар чакырылса, «Сәләт-Саба» аланында исә күпчелекне Саба районы укучылары тәшкил итә. Юнәлешенең дә интеллектуаль һәм спорт дип билгеләнүе очраклы түгел. Чөнки республикабызның төрле спорт бәйгеләрендә ел саен нәкъ менә Саба районы балалары беренчелекне ала, һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә республикабыз данын да алар яклый. Биләр фестивале программасы кысаларында уздырылган спорт ярышларында сабалыларның зур уңышларга ирешүе «Сәләт-Саба» аланында үткәрелгән эшнең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Иң зур үзенчәлек — сәлкешләрнең барысы да татар телен камил белә. Быел да Радик Фатихов һәм Алсу Габделхаева җитәчелегендәге әйдаманнар һәм сәлкешләрнең “Сәләт-Саба” аланы зур уңышларга ирешә.



К списку новостей