• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Пионериягә - 90

Опубликовано: 15.05.2012

15нче май көнне район күләмендә Пионериянең 90еллыгына багышланган юбилей тантанасы үтте. Ул быел үзенчәлекле итеп, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанада зур хөрмәткә лаек кунакларыбыз – пионер хәрәкәте ветераннары, шулай ук район башкарма комитеты житәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Слет Юлбат урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән башланып китте. Тантананы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәк улы ачып җибәрде. Ул үзенең пионер хәрәкәте белән бәйле истәлекләрен яңартты, бүгенге варисларга изге теләкләрен юллады һәм слетта катнашучы балалар хәрәкәтенең иң актив ветеран-вожатыйларын котлады. Лесхоз урта мәктәбе педагог-оештыручысы Гөлүсә Зиннәтуллина һәм 11нче сыйныф укучысы Гөлназ Шиһабетдинова катнашучыларны тарихи сәяхәткә өндәде. Беренче пионер отрядлары кайчан оешканын, яшь пионер сафлары ничек ныгыганын Олы Кибәче һәм Икшермә урта мәктәпләре чыгышларында ачып бирделәр. Бөек Ватан сугышы елларында бар халык, сабый балалардан алып өлкәннәргә кадәр, чыдамлыкка, сабырлыкка имтихан тотканлыгын, балалар хәрәкәте үсешенең яңа чоры башлануын, сугыш чоры пионерларының тормышын Олы Шынар урта, Олы Арташ төп мәктәпләренең, 60-70 нче пионерларының эшчәнлеген Шәмәрдән лицее, Курсабаш урта мәктәпләренең чыгышы чагылдырды. Татарстан варислар берлегенең барлыкка килү тарихын Эзмә урта мәктәбе яктыртты. Театральләшкән тамашалар Завод-Нырты, Мичән, Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Сатыш урта, Саба кадет-интернат мәктәпләренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук һәр мәктәпнең балалар оешмасы тарихи эчтәлекле стендлар, үзенчәлекле “дуслык келәме” дә әзерләгән иде. Мәктәпләребездә ялкынланып эшләүче педагог-оештыручыларыбыз да хөрмәтләнде бүген. Алар җитәкләгән оешмалар күңелле яши, варислар төрле район, республика конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр, районыбыз данын республикага таныталар, бүген шундый бер оешма, бер варис та читтә калмады. Слетның икенче өлеше хәрәкәтле биюләр, уеннар, җырлар белән учак янында дәвам итте. Бүгенге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз. Үткән тарихыбызны белү, традицияләрне яңартып дәвам итү - безнең бурыч. Йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алга таба да дәрт өстәп торсын.



К списку новостей