• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32
Телефон: +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89
E-Mail: sentrsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Галимова Регина Владимировна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 990
У нас учат: 43

Наши новости

Иҗат-бәхет чишмәсе. "Театр", "Кул эшләре", Фольклор"

Опубликовано: 02.05.2012

XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваленең “Театр”, “Фольклор” һәм “Кул эшләре” номинацияләре буенча нәтиҗәләр. Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру һәм активлаштыру, сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати – эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, сәнгать өлкәсендәге талантлы балалар һәм укытучыларны билгеләү максатыннан 27 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваленең “Фольклор”, «Театр» һәм “Кул эшләре” номинацияләре буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 19 мәктәбе укучылары һәм укытучыларының, Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. “Фольклор” һәм “Театр” номинацияләрендә 12 коллектив чыгыш ясады. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде: “Кул эшләре” күргәзмәләре буенча мәктәп коллективларына нәтиҗә ясалды, шулай ук һәр күргәзмәдән иң яхшы, оригиналь, яңа технология кулланылып эшләнгән кул эшләре аерым бәяләнде. “Фольклор” һәм “Театр” номинацияләрендә җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде:1 – 4 сыйныфлар, 5 – 8 сыйныфлар. Конкурсантларның чыгышын бәяләү өчен түбәндәге составтагы жюри сайланды: 1. Шафикова Гөлнар Илдар кызы - Балалар иҗат үзәге директоры. 2.Мостафина Рисәнә Абраретдин кызы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 3. Галимуллина Гөлсинә Наил кызы – “Саба таңнары” газетасы корреспонденты 4. Сафина Миләүшә Габделбар кызы – мәгълүмати – методик үзәк методисты. 5. Ракова Нәзирә Тимершәех кызы – район мәгариф бүлеге белгече 6. Тимербаева Зөлфия Зәйтүн кызы- район мәдәният йорты методисты. 7. Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы – Балалар иҗат үзәгенең директор урынбасары 8.Хәнәфиева Алсу Мөбәрәкҗан кызы - Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире 9. Гыйниятуллин Юныс Нәкыйп улы – Саба гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы 10.Вәлиева Резеда Рәхмәтулла кызы – Кадет – интернат мәктәбенең технология укытучысы Фестиваль – конкурс нәтиҗәләре: “Кул эшләре” номинациясе буенча: Әлеге номинация чыгышларын бәяләгәндә жюри тарафыннан түбәндәге фикерләр билгеләнде: инде күп тапкыр сыналганча, күргәзмәдә аерым бер техника гына кулланылып ясалган эшләр тәкъдим ителсә уңышлырак. Мәсәлән: квилинг техникасы белән эшләнгән эшләрне генә тәкъдим итү, агачны яндырып эшләнгән эшләр күргәзмәсе оештыру яки катнаш техника кулланып бер теманы гына ачу. Гран – при – Балалар иҗат үзәгенең “Музыка сәнгать дөньясында” берләшмәсе. Җитәкчесе Касыймова Э.К. 1 урын – Мичән урта мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе. 2 урын - Иштуган урта мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе 2 урын - Юлбат урта мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе 3 урын - Тимершык урта мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе 3урын - Шекше урта мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе 3 урын - Сабабаш урта мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе “Кул эшләре” күргәзмәсеннән призлы урын алган кул эшләре: 1 урын - Зиннатова Алисә. Олы Арташ төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. “Крючок белән бәйләү”. Җитәкче Хабибрахманова Г.Ш 1 урын - Гаянова Сөмбел. Олы Арташ төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы. “Крючок белән бәйләү”. Җитәкче Хабибрахманова Г.Ш 1 урын - Коллектив эше (5 класс). Олы Шыңар урта мәктәбе .“Квиллинг”. Җитәкче Гарипова Г.Ф 1 урын - Галиәхмәтова Зәринә Олы Кибәче урта мәктәбе. “Чигү”.Җитәкче Галиәхмәтова И.М 1 урын - Муллаянова Алия Симет урта мәктәбе. “Чигү” , җитәкче МуллаяноваТ.Т 1 урын - Әхмәтҗанова Айсинә Явлаштау урта мәктәбе. ”Крючок белән бәйләү” җитәкче Фаваризова Г. 1 урын - Закарова Нәргизә. Эзмә урта мәктәбе. “Бәйләү” җитәкче Җиһаншина Н.С 1 урын - Валиева Сөмбел Килдебәк урта мәктәбе. “Тукыманы эшкәртү” җитәкче Латипова А.М 1 урын - Шакурова Гүзәл Лесхоз урта мәктәбе. “Бисер белән эшләү” җитәкче Насибуллина Л.Ю. 1 урын - Шакирова Ләйлә Саба гимназиясе. “Агачны бизәп эшләү”, җитәкче Юнысова Л.Г 1 урын - Габдрахманова Камилә Саба гимназиясе. “Фелтинг”, җитәкче Газизова Л.Р 1 урын - Галимҗанов Руслан Саба кадет – интернат мәктәбе. “Тозлы камыр белән эшләү”, җитәкчеДәүләтшина Г.Р 1 урын - Гайфуллина Галия Саба кадет – интернат мәктәбе. “Катнаш техника”, җитәкче Мияссарова Р.Г 1 урын - Сөлайманова Г.Р Саба кадет – интернат мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. “Агачны яндырып эшләү” 1 урын - Файзетдинова Алинә Тимершык урта мәктәбе. “Салфеткадан эшләнгән чәчәкләр” җитәкче Фальванова А.Ф 1 урын - Ившина Ирина Шәмәрдән лицее. “Табигый материаллар белән эшләү” Бикбаева Ч.И 1 урын - Ильясова Алинә Шәмәрдән лицее. “Тозлы камыр белән эшләү” җитәкче Набиуллина Ф.Х 1 урын - Каримуллина Илүзә Кызыл – Мишә төп мәктәбе. “Чигү”, җитәкче ӘхмәтоваР.Г 1 урын –Нәҗметдинова Илсинә. Балалар иҗат үзәгенең “Кул эшләре остаханәсе” берләшмәсе. “Капрон колготкадан эшләнгән чәчәкләр” Җитәкчесе Хадиева Г.Р. 1урын – Галәвина Ләйсирә. Балалар иҗат үзәгенең берләшмәсе. “Кул эшләре остаханәсе”. “Җептән эшләнгән йомшак уенчыклар”. Җитәкчесе Хадиева Г.Х. 1 урын – Арсланова Алсу. Балалар иҗат үзәгенең “Музыка сәнгать дөньясында” берләшмәсе. Җитәкчесе Касыймова Э.К.



К списку новостей