Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 990 |
У нас учат: | 43 |
Наши новости
Теле барның - иле бар. Республика
Опубликовано: 19.04.201217 – 18 апрель көннәрендә Казан шәһәре Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты бинасында “Теле барның иле бар” республикакүләм сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының республика сайлап алу этабы үткәрелде. Әлеге конкурста районыбыз данын яклап Олы Арташ төп мәктәбеннән Вәлиева Алсу (җитәкчесе Энҗе Вәлиева), Мирочев Руслан (җитәкчесе Халисә Җәләлиева), Олы Шыңар төп мәктәбеннән Касыймова Зөһрә, Шагиев Илдар, Сафина Рисәнә (җитәкчеләре Нәсимә Гарипова , Әлфия Шәйдуллина), Югары Симет урта мәктәбеннән Тимерова Айсылу (житэкчесе Фәүзия Махиева), Олы Кибәче урта мәктәбеннән Газизова Зилә (җитәкчесе Әнисә Гафиятова),Сатыш урта мәктәбеннән Джуманова Алинә (җитәкчесе Дания Гыйлметдинова) чыгыш ясады. Алар жюрилар хозурына татар шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендә иҗат иткән туган тел турындагы шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Конкурсантларыбызның чыгышын Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры артистлары Рушания Юкачева, Найлә Гәрәева, озак еллар телевидениедә эшләүче диктор Эльмира Хаматова составындагы мәртәбәле жюри бәяләде. Безнең укучыларыбыз сынатмадылар, зур сәхнәдә югалып калмадылар, бик уңышлы чыгыш ясап, дипломнар һәм футболкалар белән бүләкләнделәр. Валиева Алсу һәм Тимерова Айсылуның чыгышлары аеруча югары бәяләнде һәм аларга сайлап алуның 2 турында да катнашу бәхете елмайды. Районыбызның нәфис сүз сәнгатен яратучы укучыларыбызны 26 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Үзәк мәйданда үткәреләчәк “Шигырь бәйрәме”ндә катнашырга чакырабыз һәм уңышлар телибез.
К списку новостей