муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Детский оздоровительно-образовательный центр Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Школьная, д.33А |
Телефон: | 8(84362) 2-30-98 |
E-Mail: | doossaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО ДООЦ |
Тип УДО: | Спорт |
Руководитель: | Хафизова Алия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 750 |
У нас учат: | 43 |
Новости ОУ
Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы
Опубликовано: 26.12.2013
Мәктәпләрдә укулар тәмамланып, кышкы каникул башланып китте. Ә укытучылар исә, дәфтәр-китаплардан бушаган арада, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр.Каникул вакытында мәгариф хезмәткәрләре арасында төрле спорт чаралары үткәрү традициягә әверелде. 26нчы декабрь көнне Саба гимназиясе бинасында волейбол ярышының район этабы узды. Биредә үз зоналарында беренче һәм икенче урыннарны яулаган иң көчле сигез команда үзара көч сынашты.Укытучыларның физик яктан әзерлекләре елдан-ел яхшыра. Уеннар бик мавыктыргыч һәм киеренке рәвештә узды. Көн ахырына җиңүчеләр дә билгеле булды:
1.Симет урта мәктәбе
2.Икшермә кадет интернат мәктәбе
3.Тимершык урта мәктәбе
4. Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белеем бирү мәктәп-интернаты
Җиңүче командаларга грамоталар, туплар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Симет урта мәктәбе күчмә кубокка ия булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
К списку новостей