муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Детский оздоровительно-образовательный центр Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Школьная, д.33А |
Телефон: | 8(84362) 2-30-98 |
E-Mail: | doossaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО ДООЦ |
Тип УДО: | Спорт |
Руководитель: | Хафизова Алия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 750 |
У нас учат: | 43 |
Новости ОУ
Мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол буенча финал ярышлары
Опубликовано: 01.04.2013Каникул вакытында укытучылар дәфтәр-китапларны читкә куеп, спорт белән шөгыльләнүне үз итәләр. Язгы каникулда да бу традицияне саклап, мәгариф хезмәткәрләре волейбол ярышларында үз көчләрен сынадылар. 1 нче апрель көнне Байлар Сабасы спорт бинасына үз зоналарында беренче һәм икенче урыннарны алуга ирешкән иң көчле сигез команда волейбол ярышларының район этабына җыелдылар. Болар Саба кадет интернат-мәктәбе, Район мәгариф бүлеге, Корсабаш, Симет, Тимершык, Икшермә, Арташ, Шәмәрдән командалары. Әйтергә кирәк, мәгариф өлкәсендә тир түгеп эшләүче хезмәткәрләр шактый ныклы хәзерлек белән килгәннәр иде. Командалар тырышып, чын күңелдән, зур җиңү теләге белән уйнадылар. Өстенлеккә әле бер команда, әле икенче команда иреште. Шул рәвешле уеннар бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Нәтиҗәдә, Тимершык урта мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Симет урта мәктәбе икенче, Саба кадет интернат - мәктәбе өченче, Шәмәрдән лицее дүртенче урыннарны алуга ирештеләр. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Күчмә кубок, өченче ел рәттән беренче урынны алуга ирешкән Тимершык командасында калды! Барлык командаларны чын күңелебездән котлыйбыз!
К списку новостей