муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Детский оздоровительно-образовательный центр Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Школьная, д.33А |
Телефон: | 8(84362) 2-30-98 |
E-Mail: | doossaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО ДООЦ |
Тип УДО: | Спорт |
Руководитель: | Хафизова Алия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 750 |
У нас учат: | 43 |
Новости ОУ
Президент уеннары.
Опубликовано: 21.03.201321 нче март көнне Саба гимназиясе базасында мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия “Президент уеннары” спорт бәйгесенең район этабы үтте. Әлеге ярышта үз мәктәпләрендә сайлау этабын узган, районыбызның иң яхшы 11 командасы катнашты. Спорт уеннарында катнашучы командалар иҗади-теоретик конкурс, турникта тартылу (егетләр), отжимание (кызлар), йөгерү, озынлыкка сикерү кебек төрләрдә үз көчләрен сынадылар. Уеннар бик матур һәм җанлы рәвештә үтте. Нәтиҗәдә, Олы Шыңар урта мәктәбе командасы икенче ел рәттән беренче урынга лаек булды. Саба гимназиясе икенче һәм Саба кадет интернат-мәктәбе өченче урыннарны бүлештеләр. Командаларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Ярышларның республика этабына катнашу хокукы алган Олы Шыңар урта мәктәбенә Күчмә кубок бирелде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез.
К списку новостей